Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Спас районы ЮХИДИ бүлеге: велосипед йөрткәндә дә кагыйдәләр үтәлергә тиеш

Агымдагы елның беренче яртысында безнең районда мототехника белән идарә итү буенча биш кагыйдә бозу очрагы ачыкланды.

Бу күрсәткеч сагайта, чөнки ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Ренис Ганиев биргән мәгълүматлар буенча, узган ел дәвамында шундый сигез генә очрак теркәлгән иде.

Шуңа күрә дәүләт автоинспекторлары тагын бер тапкыр кисәтә: Россия Федерациясе юл хәрәкәте кагыйдәләренең 24.1 маддәсе буенча, велосипед белән идарә итү – 14 яше тулган затларга, мопед йөртү – 16 яшен тутырып, “М” категорияле идарә таныклыгы булган яшүсмерләргә генә рөхсәт ителә.

Ә мотоцикл руленә исә бары тик 18 яшен тутырган, “А” категорияле идарә таныклыгын алган кеше генә утыра ала. Бу таләпләр үтәлмәгән очракта, РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.7 маддәсе 1нче өлеше нигезендә, транспорт белән идарә итүчегә карата протокол тутырыла һәм биш мең сумнан унбиш мең сумга кадәр штраф бирелә. Моннан тыш, транспорт чарасын балигъ булмаган яшүсмергә ышанып тапшырган затларга да утыз мең сум күләмендә штраф түләргә кирәк булачак.

Билгеле инде, мондый күңелсезлекләрне булдырмый калу өчен, ата-аналарга балаларына карата игътибарлырак булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спас районы велосипед ЮХИДИ бүлеге мототранспорт