Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Спас халкы, акчагызны яшереп тотыгыз!

    Мошенникларның банк карталарыннан акча урлау очраклары ешая.

    Шушы көннәрдә генә полиция бүлегенә тагын ике кеше банк карталарыннан акча урлау турында гариза китерде. Красный Валда яшәүче бер ханым мошенникларга 30 меңен «бүләк иткән», Болгарда яшәүче 10 мең сумыннан колак каккан.

    Ике очрак та бер-берсенә охшаган. Билгесез кеше телефонга шылтыратып, үзен Сбербанк хезмәткәре дип таныштыра һәм хезмәт хакы күчерелә торган карталарының вакытлыча туктатылуы турында хәбәр итә. Картаны яңадан гамәлгә кертү өчен аның номерын, шулай ук картаның кире ягындагы өч санны әйтергә кирәк була.

    Ике очракта да бернидән шикләнмәгән ханымнар кирәкле мәгълүматны хәбәр итәләр. Телефоннарыннан акча алынуы турында смс-хәбәр килеп төшкәч кенә үзләренең алдакчылар кармагына капканын аңлыйлар һәм банкка юл тоталар. Тик банк берни эшли алмый, аларны полициягә җибәрә.

    – Соңгы вакытта мондый очраклар бермә-бер артты, – диләр Спас районы Эчке эшләр бүлегендә. – Бу хакта күпме әйтәбез, күпме язабыз, халык барыбер ышана. Соңгы ярты елда гына алты гариза алдык. Барлык зыян күрүчеләр – 40тан 60 яшькәчә хатын-кызлар. Җинаять эшләре ачылды. Мошенниклар табылса, аларга я штраф, я биш елга кадәр төзәтү эшләре, я ел ярымга кадәр төрмә яный. Моның барысын да суд хәл итә.

    Шунысын да әйтергә кирәк, мондый җинаятьләр начар ачыла. Мошенниклар еш кына ялган сим-картадан бер тапкфыр файдаланып, акчаны алганнан соң ук ташлыйлар. Шулай итеп, акчагызны кире кайтарып бирерләр дип өметләнү урынсыз. Шуңа күрә уяурак булыгыз.

    «Яңа тормыш» редакциясе банк картасындагы акчаны ничек итеп саклап калырга икәнлеге турында берничә киңәшен бирә.

    Ничек була һәм ни эшләргә?

    •  банк хезмәткәре шылтыратып, банк картасының вакытлыча туктатылуы яки картадан акча күчерелүе турында хәбәр итә. Бу очракта банкның куркынычсызлык хезмәтенә үзегез шылтыратып, хәлнең нидә икәнен ачыклагыз.
    •  үзен банк хезмәткәре дип таныштырган кеше сезнең телефонга килгән онлайн-банкка керү кодын сорый. Бу кодларны беркемгә хәбәр итә күрмәгез! Иң яхшысы – сөйләшүне өзәргә. Шикләрегез булса, банккка шылтыратырга кирәк.
    •   сезгә лотереядан зур сумма отуыгыз, премия яки салымны кире кайтару турында хәбәр итәләр, кыйммәтле бүләкләр вәгъдә итеп, нинди дә булса акциядә катнашырга үгетлиләр. Моның өчен бары тик җибәрелгән сылтама (ссылка) аша керергә яки смс-хәбәр җибәрергә кирәк. Беркайчан да алай эшләмәгез! Телефоныгыз вирус эләктерергә мөмкин яки үзегез картада булган акчагыздан колак кага аласыз.
    •  социаль челтәрләрдә дустыгыз бурычка акча сорый. Башта сезгә чынлап торып аның аккаунтына кергән мошенник түгел, ә дустыгыз яза икәнен белергә кирәк. Җавапны сез икәү генә белгән берничә сорау биреп карагыз. Ә иң яхшысы – акча юк, дип җавап бирегез. Чынлап акча кирәк булган кеше социаль челтәр аша язмый, үзе шылтырата.
    •  билгесез кешеләр сез интернет аша сата торган товарны карап тормыйча гына сатып алырга тәкъдим итәләр. Банк картасының реквизитларын әйтсәгез, аванс яки сумманы тулысынча күчерәбез, диләр. Бу очракта сөйләшүне шунда ук өзә аласыз. Чөнки чын сатып алучы беркайчан да интернет аша гына күргән товар өчен түләми.
    •  сезгә шылтыратып, туганыгыз кемнедер бәрдереп китүе, авариягә яки хастаханәгә эләгүе турында хәбәр итеп, ришвәт бирергә акча кирәклеге турында хәбәр итәләр. Акча күчергәнче, бу туганыгызга үзегез шылтыратыгыз.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: