Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Штраф салынды

Балигъ булмаганнарга алкогольле эчемлекләр саткан өчен агымдагы елда эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан тугыз протокол язылды.

Моның турында район прокуратурасы хәбәр итте. Билгеле булганча, 2011 елның августыннан Россия Федерациясенең җинаятьләр Кодексына балигъ булмаганнарга алкогольле эчемлекләр саткан өчен 80 мең сумга кадәр штраф, шулай ук өч елга кадәр төзәтү эшләре һәм билгеле вакытка нинди дә булса эш белән шөгыльләнүне тыю кебек җәзаны күздә тоткан 151.1нче яңа маддәсе кертелде. Бер үк кеше балигъ булмаганнарга алкоголь сатып берничә тапкыр тотылса, аңа җинаять җәзасы биреләчәк.
Шуңа бәйле, протоколларны тикшергәннән соң, гаепле дип табылган сатучылар административ җаваплылыкка тартылып, аларга 1500-2000 сум күләмендә штраф салынды. Җәза бирелгәннәр арасында "Славянка" кибете сатучысы М. Лукашина, "Продуктовый" кибетеннән А. Буторова, ИП Якимов кибетеннән Н. Грачёва һәм башкалар бар.
Үсеп килүче буынның сәламәтлеге турында кайгырту - җәмгыять алдында торган иң мөһим бурычларның берсе. Аны тормышка ашыруның нигезендә яшьләрне зыянлы гадәтләрдән, шул исәптән алкогольле эчемлекләрдән читләштерү тора. Шуңа күрә һәр кеше үз җаваплылыгын тоеп эш итәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев