Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Сәбәбе – кыска ялганыш

Узган ялларда шәһәрдә ике янгын чыгу очрагы теркәлгән.

Беренче янгын Смирнов урамындагы йортларның берсендә чыккан. Йокы бүлмәсеннән куе төтен чыгуын күреп, хуҗабикә башта каушап калган. Аннан соң тиз генә балаларны урамга чыгарган һәм янгынчыларга хәбәр иткән. Санаулы минутлар эчендә килеп җиткән янгын сүндерүчеләрнең өлгерлеге аркасында, йокы бүлмәсендәге утны тиз сүндергәннәр һәм йортны саклап калганнар. Соңыннан ачыкланганча, янгын электр чыбыгындагы ялганыш нәтиҗәсендә килеп чыккан.
Икенче очракта Рабочий урамындагы йортларның берсендә чыккан янгынны сүндергәннәр. Йорттан күтәрелеп чыккан ут телләрен шул тирәдән узып баручылар күреп алган һәм коткаручыларга хәбәр иткән. Дөрес, янгын нәтиҗәсендә йортка күп зыян килгән, ә менә башка корылмаларны саклап кала алганнар. Янгын электр чыбыгының төзек булмавы нәтиҗәсендә килеп чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев