Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Саксызлык аркасында

    Никольскида чыккан янгында өлкән яшьтәге ир-атның гомере өзелгән. Төн уртасында чыккан янгынны күршеләре күреп ала һәм шунда ук янгын сүндерүчеләрне чакыралар. Тик бу вакытта ут телләре йортның түбәсен чолгап алган була. Сәламәтлеге шәптән булмаган хуҗа, төтен белән агуланып, өйдән чыга алмаган. Йортның эче тулысынча диярлек янып бетә, янгын сүндерүчеләр күрше...

    Никольскида чыккан янгында өлкән яшьтәге ир-атның гомере өзелгән.
    Төн уртасында чыккан янгынны күршеләре күреп ала һәм шунда ук янгын сүндерүчеләрне чакыралар. Тик бу вакытта ут телләре йортның түбәсен чолгап алган була. Сәламәтлеге шәптән булмаган хуҗа, төтен белән агуланып, өйдән чыга алмаган. Йортның эче тулысынча диярлек янып бетә, янгын сүндерүчеләр күрше йортларны гына саклап кала ала.
    Янгын сүндерүчеләр фикеренчә, янгын чыгуга ут белән саксыз эш итү сәбәпче булган (бәлки, ир-ат тәмәке төпчеген сүндермәгәндер).

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: