Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Сак булыгыз, алданмагыз

Соңгы вакытта телефон буенча алдау очраклары күбәеп китте. Мошенниклар кешеләргә чылтыратып, аларның туганнары юл-транспорт һәлакәтенә эләгүе һәм күңелсезлекләрдән котылу өчен акча кирәклеге турында хәбәр итәләр.

Юрий Баранов,
ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе.
Кагыйдә буларак, алдакчылар кармагына өлкән яшьтәге кешеләр эләгә. Үзләрен ЮХИДИ хезмәткәре дип таныштырып, җинаятьчеләр тиз ышанучан кешеләргә килеп чыккан проблеманы акча ярдәмендә хәл итәргә мөмкин булуы, туганына юл-транспорт һәлакәте өчен бернинди җәза булмаячак, дип ышандыралар. Аннары алар күпме акча кирәк булуын һәм аны кая китерергә кирәклеген әйтәләр. Акча түләп, күпмедер вакыт үткәннән соң гына бернинди юл-транспорт һәлакәтенең булмавы ачыклана...
Мондый фактлар Яр Чаллыда теркәлде. Билгесез кеше бу сценарий буенча эш итеп, 100000 сум акчага ия була, ә Казан шәһәрендә шундый ук мошенник кулына 10500 сум акча эләгә.
Шуңа күрә ЮХИДИ хезмәткәрләре гражданнарны сак булырга өнди. Телефон буенча алынган мәгълүматларны башта тикшереп карарга кирәк. Аннары туганнарыгыз яки мошенник үзен эшли дип таныштырган оешма белән элемтәгә керегез. Җинаятьченең чылтыратуы турында яшәү урыны буенча полиция органнарына яки 02 телефоны буенча хәбәр итегез.
Безнең шәһәрдә яшәүче гражданка С. нәкъ шулай эшләгән дә. Узган елның язында билгесез кешеләр аның туганы белән булган юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр итеп, бу хәлне акча ярдәмендә хәл итәргә тәкъдим иткәннәр. Ләкин бу хатын-кыз мәгълүматларны эчке эшләр бүлеге аша ачыклагач, аңа мошенникларның чылтыратуын аңлап алган.
Моннан тыш, кәрәзле телефоннарга төрле үтенечләр белән хәбәрләр килергә мөмкин. Мәсәлән, техник карау үтәргә ярдәм иткән ЮХИДИ хезмәткәренә акча бирү, ашыгыч рәвештә дарулар сатып алу яки табибка түләү, откан автомобильне алырга акча түләү өчен телефонга акча салырга - болар барысы да алдакчылар куллана торган алымнар. Алар хәбәр иткәннән соң башта барысын да ачыкларга кирәк, чөнки теләсә кайсы вакытта караклар кармагына эләгү куркынычы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев