Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

“Кыш Батыр” кунаклар каршылады (ФОТО)

Узган шимбәдә борынгы Болгар тыюлыгы территориясендә икенче кышкы “Кыш батыр” спорт фестивале булды.

Владимир КОРНИЛОВ

Фестивальдә катнашучыларны район башлыгы Камил Нугаев, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы директоры Фәргат Мөхәммәтов, “Үткәннәргә сәяхәт” агентлыгының генераль директоры Валентина Ишморатова һәм башкалар сәламләде. Алар һәркемгә уңышлар, килгән кунакларга борынгы Болгар җирендә иркенләп ял итүләрен теләделәр.
Фестивальне Болгар музей-тыюлыгы “Үткәннәргә сәяхәт” җәмгыяте һәм Татарстан Республикасының туризм комитеты белән берлектә оештырды. Егермедән артык команда “Заманча чаңгылар” һәм “Тарихи бәйге” номинацияләрендә көч сынашты. Безнең район данын шәһәрдәге урта, Ким, Бураково, Иске Рәҗәп, Антоновка, Никольск, кадетлар мәктәпләре, тармак технологияләре техникумы командалары һәм район Эчке эшләр бүлеге вәкилләре яклады. Ярышларда шулай ук Алексеевск, Яшел Үзән районнары, Түбән Кама, Казан, Йошкар-Ола шәһәрләреннән килгән командалар да катнашты.
Стартка беренчеләрдән булып 12 яшькә кадәрле чаңгычылар, аннары 16 – 18 яшьтәгеләр һәм өлкәннәр чыкты. Аларга километр ярым үтәргә һәм “утлы” нокталарга туктап, җәядән, арбалеттан атарга, балта һәм сөңге ыргытырга туры килде. Бераздан шушы ук маршрут буенча аучылар чаңгысы белән урта гасырлар чоры киемнәре кигән спортчылар кузгалды. Бу номинациядә бер егет белән кыз да үз көчләрен сынап карадылар. Аларның шушы арада яңа гаилә төзергә җыенуын әйттеләр. Әлбәттә инде, яшьләрнең тырышлыгын югары бәяләделәр, аларга киләчәк тормышта зур уңышлар теләделәр. 
Бәйгедә катнашучыларга җанаталар да бердәм булып көч биреп тордылар. Җитезрәкләр гадәти булмаган әлеге дистанцияне җиңел үтсә, кайберәүләр, мәсәлән, арбалеттан атканда каушап калды. Бу аңлашыла да, чөнки әлеге борынгы коралны кулларына әле беренче тапкыр гына тотып караучылар да бар иде. Тагын шунысын да әйтергә кирәк, сөңге яки балта мишеньгә килеп кергәч, 10 секунд агач калганга кадалып торырга тиеш. Бары шул очракта гына очко саналды. Беренче карашка җиңел күренсә дә, моны эшләү  йчен көч тә, осталык та кирәк.
Нәтиҗәләр чыгарганнан соң гомуми команда беренчелегендә Антоновка мәктәбе (12 –15 яшьлекләр), П.А.Карпов исемендәге кадетлар мәктәп-интернаты (16 – 18 яшьлекләр) һәм Болгардагы 1нче урта мәктәп (18 яшьтән зурраклар) җиңүче булды.
Шәхси беренчелектә Анастасия Медведева, Илья Володин һәм Артем Главнов барысыннан да өстен чыкты.
“Тарихи чаңгылар” номинациясендә яшь Кыш Батыр булып Түбән Камадан Владимир Борисов танылды. “Заманча чаңгылар” номинациясендә Болгардан Әмир Әхмәдышев җиңде. Ә инде “Тарихи чаңгылар” номинациясендә 2019 елның абсолют Кыш Батыры булып Марат Шәяхмәтов белән Александр Захаровның исемен атадылар. Аларга медальләр, дипломнар, акчалата сертификатлар һәм истәлек сувенирлары тапшырылды. Моннан тыш, фестиваль барышында төрле күңел ачу мәйданчыклары эшләде. Әйтик, “Урта гасырлар лагеры”нда тимерчелек һәм тире эшкәртү остаханәләре, балалар крепосте һәм балалар “джостингы”н күрсәттеләр. Биредә урта гасырлар сугышчылары арасында узган орышларны карарга теләүчеләр дә шактый җыелган иде. Алар бер-берләренә каршы, шулай ук командалар белән дә сугыштылар. Аяк астындагы карның юеш һәм тайгак булуы гына беркадәр комачаулык тудырды. Тамашачылар урта гасырлар сугышларын һәм чаңгы стартларын тын да алмый карап тордылар. “Тарихи кухня” мәйданчыгында спорт фестивален карарга килүчеләргә кыздырылган ит, кайнар коймак һәм самавырда кайнатылган хуш исле чәй тәкъдим иттеләр. Сәүдә нокталары да эшләде, Болгардан истәлеккә төрле сувенир алып китәргә теләүчеләрнең күп булуы турында да әйтергә кирәк.
Фестивальдә катнашучылар хөрмәтенә “Любо”, “Станица Спасская” ансамбльләре, Рамилә Исхакова, Айдар Вәлиуллин һәм башка үзешчән артистлар күңелле җырлар башкардылар. Әлеге чарада җәмәгать тәртибен саклауда полиция бүлеге хезмәткәрләреннән тыш халык дружинасы әгъзалары да катнашты. Әлеге дружинада МВД ветераннары да байтак. Якынча исәпләүләргә караганда, фестивальдә 2000гә якын кеше катнашкан. Көн җилле, юеш кар сибәләп торса да, бәйрәмгә килүчеләрнең күңеле күтәренке иде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев