Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Көтеп алынган очрашу!

Быел 1969 елгы чыгарылышка төгәл илле ел тулды. Әлбәттә инде, без, Куйбышев урта мәктәбенең элеккеге 10 А классын тәмамлаучылар, бу вакыйганы игътибарсыз калдырмаска булдык. 10 августта көтеп алынган очрашуга җыелдык.

Без класста 26 кеше идек, очрашуга шуның 13е генә килде. Кызганыч, кайберләре сәламәтлекләре начар булу сәбәпле, юбилей очрашуларында катнаша алмады. Сабакташларыбызның бишесе вафат булды. Калганнары исә, эш-мәшәкатьләрен читкә куеп торып, элеккечә, зур гаилә кебек бергә җыелды. Очрашуга Кировтан, Мәскәү өлкәсенең Клин шәһәреннән, Самара, Ульян өлкәләреннән, Казаннан кайттылар, аларга тагын Болгарда яшәүче 7 сабакташыбыз кушылды.


Без инде шулай бергәләшеп унынчы тапкыр очрашабыз. Безнең класс дус һәм тату булды, әле хәзер дә бер-беребез белән даими элемтәдә торабыз, кирәк булганда ярдәм итәргә тырышабыз. Монда әлеге очрашуларны даими оештыручы Николай Зотовның тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк. Шуның өчен барлык сабакташлар исеменнән бу кешегә исәнлек һәм саулык телисе килә.
Очрашуда катнашучылар турында да бераз сөйләп үтәсе килә. Безнең класста укыган өч егет мәктәптән соң хәрби училишега (Виктор Шитов полковник булды, Анатолий Ненилин белән Валерий Кузьмин – подполковниклар) керде. Алар әле дә булса хәрби хезмәттә. Сабакташлар арасында культура, финанс һәм банк, сәламәтлек саклау, газ, коммуналь хезмәт системасында эшләүчеләр бар. Моңа ничек горурланмыйсың!


Очрашу кичәсе “Сако” кафесында узды. Без арабыздан иртәрәк киткән сабакташларыбызны, белем биргән педагогларны, аеруча класс җитәкчебез Вероника Петровна Кувшинованы искә алдык. Сабакташларыбызның берсе төшереп әзерләгән видеороликны рәхәтләнеп карадык. Анда безнең мәктәп тормышы, һәр биш ел саен уздырылып килә торган очрашу кичәләре чагылыш тапкан. Без яңадан мәктәпкә, укытучылар янына әйләнеп кайткандай булдык...
Безнең һәр кичәбез мавыктыргыч, җанлы һәм истә калырлык булып уза. Монда беренче чиратта Евгений Николаевич Кременсковның ролен билгеләп үтәргә кирәк. Матур итеп җырлый да ул, баянда да оста уйный. Гомумән, гел үзенә генә каратып тора торган кеше. Очрашуда яшьлек еллары җырларын бергәләшеп җырладык, биедек, туйганчы күңел ачтык, көлештек. Өйләргә таралышканда бераз арганлык сизелсә дә, күңелләребез күтәренке иде. Бу очрашу турында әле озак искә алып сөйләрбез.
Любовь Разина-Гладкова.
Болгар шәһәре.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев