Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Кеше үтерүдә гаепләнә

Трактор поселогындагы йортларның берсендә пычак белән кадап үтерелгән ир-ат мәете табылган. Танышының үле гәүдәсенә беренчеләрдән булып аның авылдашы юлыга һәм бу хакта полициягә хәбәр итә. Тикшерү барышында ачыкланганча, мәет табылган бүлмәдә эчеп кәеф-сафа корырга яратучылар җыела торган була. Чираттагы мәҗлес барышында ике кеше арасында көтмәгәндә бәхәс килеп чыга һәм берсе...

Трактор поселогындагы йортларның берсендә пычак белән кадап үтерелгән ир-ат мәете табылган.
Танышының үле гәүдәсенә беренчеләрдән булып аның авылдашы юлыга һәм бу хакта полициягә хәбәр итә. Тикшерү барышында ачыкланганча, мәет табылган бүлмәдә эчеп кәеф-сафа корырга яратучылар җыела торган була. Чираттагы мәҗлес барышында ике кеше арасында көтмәгәндә бәхәс килеп чыга һәм берсе икенчесенә пычак белән кадый.
Шикле кеше кулга алынган һәм күрсәтмәләр бирә. Ул РФ Җинаятьләр кодексының 105 нче маддәсе нигезендә ("Кеше үтерү") гаепләнә.
Үкенергә туры килер
Танышына үтерү белән янаганы өчен, шәһәрдә яшәүче бер хатын-кызга карата җинаять эше кузгатыла.
Бу ике хатын арасыннан, кем әйтмешли, кара мәче, күп фатирлы йортның баскычында басып торганда йөгереп үткән. Бераз әйткәләшкәннән соң алар сугыша ук башлыйлар. Әлбәттә инде, ике арадагы бәхәс көчлерәк хатын файдасына тәмамлана.
Бу көнне аларга тагын көтмәгәндә очрашырга туры килә. Бу юлы инде бәхәстә җиңгән хатын танышына үтерү белән янарга тотына. Анысы исә шунда ук полициягә хәбәр итә. Хәзер инде дөреслекнең кем ягында булуын полиция хезмәткәрләренә ачыкларга туры киләчәк.
Исереклек бәласе
Шәһәрдә яшәүче бер кешегә карата РФ Җинаятьләр кодексының 139 нчы маддәсе ("Торакка законсыз бәреп керү") буенча гаеп белдерелгән.
Шактый исерек хәлдәге бу кеше танышына "кунакка" сугылып чыгарга уйлый. Әлбәттә инде, караңгы төндә хуҗабикәнең ишекне ачасы килми. Ачуы кайнап чыккан бу кеше башта йортның тәрәзәләрен бәреп вата, аннары ишекне җимереп йорт эченә керә. Куркуыннан нишләргә дә белмәгән хатын тиз арада полициягә хәбәр итә. Чакырылмаган кунакны шунда ук бүлеккә алып китәләр.
Шунысы гаҗәп, ул хәтта айныгач та ни өчен шундый гамәл кылуын ачык кына аңлатып бирә алмый. Бәлки җинаять җаваплылыгына тартылгач һәм китерелгән материаль зыянны тулысынча кире кайтаргач аңлар. Әмма бу вакытта инде соң булыр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев