Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Кайгы берәүгә дә сорап килми

Амур өлкәсен су басу турындагы хәбәр берәүне дә битараф калдырмады. Ерак Көнчыгышка килгән бу бәла күпләрне хафага салды, су эчендә калган байтак шәһәр һәм поселокларны күреп йөрәк әрни. Салкын кыш җитәр алдыннан гына йорт-җирсез калган, яшәү өчен бернинди мөмкинлекләре булмаган кешеләр бигрәк кызганыч. Бүген алар игътибарга, җылы сүзгә һәм материаль...

Амур өлкәсен су басу турындагы хәбәр берәүне дә битараф калдырмады.

Ерак Көнчыгышка килгән бу бәла күпләрне хафага салды, су эчендә калган байтак шәһәр һәм поселокларны күреп йөрәк әрни. Салкын кыш җитәр алдыннан гына йорт-җирсез калган, яшәү өчен бернинди мөмкинлекләре булмаган кешеләр бигрәк кызганыч. Бүген алар игътибарга, җылы сүзгә һәм материаль ярдәмгә бик мохтаҗ.

Халкыбыз элек-электән мондыйларның хәсрәтен уртаклашкан һәм хәлдән килгән кадәр ярдәм итәргә тырышкан. Бу уңайдан Татарстан халкына һәм барча предприятие-оешмаларда эшләүчеләргә "Ак Барс СОЗИДАНИЕ" хәйрия фонды мөрәҗәгать итә һәм Ерак Көнчыгыш халкына ярдәм итәргә чакыра. Бары тик уртак тырышлык белән генә китерелгән бәла-каза нәтиҗәләрен бетерә алачакбыз. Су басудан зыян күрүчеләргә һәркем хәлдән килгән кадәр акчалата ярдәм күрсәтә ала.

Акчаны "Ак Барс СОЗИДАНИЕ" фондының хәйрия счетына күчерергә кирәк.

(420120, г. Казань, ул. Меридианная, д. 1а): 40703810100020000999 в ОАО «АК Барс» Банк, корреспондентский счет 30101810000000000805, БИК 049205805, ИНН 1658079690, КПП 165701001, ОГРН 1061600052425 с пометкой «Дальний восток».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев