Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Караклар тик ятмый...

    Болгар шәһәре кешесенең өе янында калдырып киткән машинасыннан магнитола урлаганнар.

    Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, бу инде икенче шундый очрак. Ике очракта да салоннан автомагнитоладан гайре башка нәрсәләрне алмаганнар. Машиналар сигнализациягә куелган булса да, аларның ниндидер сәбәпләр аркасында эшләмәве гажәпләндерә. Караклар мондый җайланмалар белән эш итә белә, күрәсең. Аны әлегә кадәр таба алмаганнар.

    Ә Кирпеч заводы посёлогында яшәүче берәүнең сараеннан билгесез кешеләр сарык урлап чыкканнар. Бу факт буенча тикшерү эше бара.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: