Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Исереклек бәласе

Транспорт чаралары белән исерек килеш идарә итүче ике кеше тотылган. Аларның берсе, шәһәрдәге оешма хезмәткәре, кибеткә тәмәке алырга трактор белән барып килергә булган. Салмыш булганга күрә, тракторчы таныклыгының срогы күптән чыкканын да, тракторы инде күптән башка кеше исемендә булуын, аны алып китү урлау саналуын да онытып җибәргән. Аның бу сәяхәте...

Транспорт чаралары белән исерек килеш идарә итүче ике кеше тотылган.
Аларның берсе, шәһәрдәге оешма хезмәткәре, кибеткә тәмәке алырга трактор белән барып килергә булган. Салмыш булганга күрә, тракторчы таныклыгының срогы күптән чыкканын да, тракторы инде күптән башка кеше исемендә булуын, аны алып китү урлау саналуын да онытып җибәргән.
Аның бу сәяхәте Дәүләт автоинспекциясе бүлегендә тәмамлана. Тракторчыга хәзер административ кулга алыну яный, ә техниканы урлап киткәне өчен җинаять җәзасына да тартырга мөмкиннәр.
Шәһәрдә яшәүче икенче кеше дә исерек килеш шәһәр буйлап озак йөри алмаган. Тигезле-тигезсез барган машина шунда ук дәүләт автоинспекторының игътибарын җәлеп иткән. Соңрак билгеле булганча, машина йөртүче техникасын бер көн алдарак кына сатып алып, гадәт буенча аны иптәше белән бергә "юган".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев