Игътибарсызлык кыйммәткә төшә
Соңгы көннәрдә юлларда булган аварияләрдә кешеләр гомере өзелмәсә дә, транспорт хуҗаларына шактый материаль зыян килә. Ике автомобиль автозаправка станциясе янында бер-берсенә юл бирә алмаган: зур тизлек белән килүче "алтылы" модельдәге автомобиль борылучы чит ил машинасының арткы бамперына килеп бәрелә. Ике транспорт чарасын да ремонтларга туры киләчәк. Шәһәр базары тирәсендә килеп...
Соңгы көннәрдә юлларда булган аварияләрдә кешеләр гомере өзелмәсә дә, транспорт хуҗаларына шактый материаль зыян килә.
Ике автомобиль автозаправка станциясе янында бер-берсенә юл бирә алмаган: зур тизлек белән килүче "алтылы" модельдәге автомобиль борылучы чит ил машинасының арткы бамперына килеп бәрелә. Ике транспорт чарасын да ремонтларга туры киләчәк.
Шәһәр базары тирәсендә килеп чыккан юл-транспорт фаҗигасендә үзебездә җитештерелгән автомобиль белән идарә иткән хатын-кыз гаепле: кисәк кенә артка бирергә теләп, ул туктап торган чит ил машинасын бәрдерә. Аңа әлеге машина хуҗасына китерелгән материаль зыянны да түләргә, үзенекен төзекләндерү өчен дә шактый акча сарыф итәргә туры киләчәк.
Болгар-Ржавец юлыннан килүче машина юл читенә төшеп ауган. Читтән килгән бу кеше һава шартларының начар булуына да карамастан, тизлекне арттырган, руль артында игътибарсыз да булган, күрәсең.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев