Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Игътибарлы булыгыз

Җирле полиция хәбәр итүенчә, соңгы араларда велосипед урлау очраклары арткан: бер ай эчендә генә дә өч факт теркәлгән. Сүз дә юк, урлаучыларны эзлиләр. Тәртип сагында торучылар искәртүенчә, кешеләр үз милекләрен саклауга игътибарлырак булсыннар иде. Гади генә бикләү җайланмасы сатып алып, велосипедны койма яки башка урынга "эләктереп" куюның бер кыенлыгы да...

Җирле полиция хәбәр итүенчә, соңгы араларда велосипед урлау очраклары арткан: бер ай эчендә генә дә өч факт теркәлгән.
Сүз дә юк, урлаучыларны эзлиләр. Тәртип сагында торучылар искәртүенчә, кешеләр үз милекләрен саклауга игътибарлырак булсыннар иде. Гади генә бикләү җайланмасы сатып алып, велосипедны койма яки башка урынга "эләктереп" куюның бер кыенлыгы да юк. Эрерәк кибетләр яки кешеләр күп була торган урыннарда велосипед кую өчен махсус урыннар ясап кую да артык булмас иде. Әлбәттә инде, караусыз калдырылган транспорт чарасын урлауның бер кыенлыгы да юк.
Полиция хезмәткәрләрен терлек урлау очраклары да борчый. Көзен бу кәсепкә керешүчеләр саны тагын да арта. Якын-тирәдә хуҗасы яки көтүчесе булмаса, тана яки үгезне көтүдән дә урлап китәләр. Төнлә ишегалдыннан да урлап чыгалар. Шуңа күрә сак һәм игътибарлы булырга кирәк. Әгәр сезгә үзләрен ит җыючы дип таныштырып, шикле кешеләр мөрәҗәгать итсә, аларны ишегалдына кертеп, мал-туарыгызны күрсәтергә ашыкмагыз. Аларны төнлә урлап китәргә мөмкиннәр. Мондый кешеләрнең автомобиль номерларын хәтерегездә калдырырга тырышыгыз. Һәм, әлбәттә инде, терлекләрне төнгә урамда калдырмагыз. Сарайда бикләп тотсагыз, күпкә ышанычлырак булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев