Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Эзенә тиз төшкәннәр

    Полиция хезмәткәрләре өч урлашуны тиз арада ачканнар. Өлкән яшьтәге хатын-кызның телефонын урлаучы шәһәр кешесе җаваплылыкка тартылачак. Бу егетне пенсионер хатын ремонт ясау өчен өенә чакырган була. Эшне бетереп, акча алганнан соң, ул бер уңайдан күз алдында яткан кәрәзле телефонны да алып чыгып китә. "Болгар Арыш" оешмасының машина-трактор паркыннан урланган запчастьләр...

    Полиция хезмәткәрләре өч урлашуны тиз арада ачканнар.
    Өлкән яшьтәге хатын-кызның телефонын урлаучы шәһәр кешесе җаваплылыкка тартылачак. Бу егетне пенсионер хатын ремонт ясау өчен өенә чакырган була. Эшне бетереп, акча алганнан соң, ул бер уңайдан күз алдында яткан кәрәзле телефонны да алып чыгып китә.
    "Болгар Арыш" оешмасының машина-трактор паркыннан урланган запчастьләр дә кыска вакыт эчендә хуҗаларына кайтарып бирелә. Аларны урлаган шәһәр кешесе закон алдында җавап бирәчәк.
    Полиция хезмәткәрләре Кимдагы шәхси кибетне баскан ир-атны да тиз табалар. Угры беркая да эшләмәгән, элек тә җәзага тартылган шул ук авыл кешесе булып чыга. Бу җинаятькә аны яшәргә акчасы булмавы этәргәндер инде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: