Чаткыдан янгын чыккан
Узган атна ахырында янгын сүндерүчеләргә Екатериновка авылындагы янгын белән көрәшергә туры килде.
Ут ялгыз ир-ат яшәп яткан өйдә чыга. Хуҗаның бәхетенә, түбәдән төтен чыгуын күршеләре күреп алып, шунда ук янгын сүндерүчеләрне чакыралар һәм утны сүндерә башлыйлар.
Уртак тырышлык белән йортны саклап калалар, өйнең бары тик түбәсенә генә ремонт ясарга кирәк. Фаразлар буенча, янгынга чорма такталарына төтен юлыннан эләккән чаткылар сәбәпче булган.
Фото: http://16.mchs.gov.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев