Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Буа – Ульяновск юлындагы авариядә өч кеше һәлак була

Һәлак булучыларның икесе – яшүсмерләр.

7 декабрьдә төнге сәгать икеләр тирәсендә Казан-Буа-Ульяновск юлында фаҗига була.

Ульяновск өлкәсе Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итүенчә, Цильна районының Кашинка авылы тирәсендә Тойота кроссоверы Мерседес микроавтобусына килеп бәрелә. ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, машина яраксыз хәлгә килә. Бәрелү нәтиҗәсендә Тойота руле артында баручы 52 яшьлек хатын-кыз һәм машинада утыручы ике 14 яшьлек яшүсмер һәлак була. Шул ук машинада баручы тагын ике бала тән җәрәхәтләре ала. Авариядә шулай ук микроавтобус йөртүче һәм салондагы биш пассажир, шул исәптән бер бала зыян күрә.

Соңрак Татар-информ агентлыгы хәбәр иткәнчә, авариядә һәлак булучы хатын-кызның Татарстаннан икәне билгеле булды. Мәгълүматлар буенча, 52 яшьлек Лариса Җиһаншина Казандагы 2нче наркодиспансерда бүлек җитәкчесе булып эшләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев