Болгарда снегоход хуҗасы ЮХИДИ хезмәткәренә һөҗүм иткән
Тикшерү дәвам итә.
30 яшьлек Болгар кешесен ЮХИДИ хезмәткәрләре юл буенча снегоходта барганда туктатканнар (юл йөрү кагыйдәләре буенча, юл буенча снегоходта йөрү тыелган).
Тоткарлаганнан соң, снегоход хуҗасының салмыш булуы ачыклана.
Протокол тутырган вакытта, гаепләнүче патруль машинасыннан чыгып кача. Аны куып тоткан Госавтоинспекция хезмәткәренең күкрәгенә сугып, кабыргаларына зыян китерә.
Хәзерге вакытта полиция хезмәткәренә зыян китергәне өчен снегоход хуҗасына карата җинаять эшен ачу турында карар кабул ителә. Тикшерү эшләре әлегә дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев