Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Болгар шәһәрендә полиция машинасы әйләнеп капланган

Бозлавык аркасында хезмәткәр идарәне югалткан.

Бүген Болгарда юллардагы бозлавык аркасында Спас районы буенча Эчке эшләр хезмәткәре машинасы зыян күрә. Лихачев урамындагы заправкадан Смирнов урамына борылып керүче машина юлдагы бозлавык аркасында идарәне югалтып, каршы як юл полосасына чыга һәм юл кырыена әйләнеп каплана.

Реклама

Бәхеткә, полиция хезмәткәренә артык зыян килми.

«Без юл хезмәтләренә каршы чаралар күрергә җыенабыз. Безнең хезмәткәр урыныда теләсә кем булырга мөмкин иде бит. Ә машина әйләнеп капланганда юл буенча кешеләр барса? Фаҗига килеп чыгасын көт тә тор. Беренче чиратта кешеләрнең иминлеге турында кайгыртырга кирәк” – ди бу хакта Эчке эшләр министрлыгының Спас районы бүлеге җитәкчесе Денис Шипигин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X