Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Болгар пристане янында яхта сайлыкка утырган

    Хәл кичә кичке сигезләр тирәсендә булган.

    Спас районында Болгар шәһәре пристане янында Ярославль – Сочи маршруты буенча баручы Sunseeker 56 яхта сайлыкка утырды.

    Яхтада сигез кеше булган, аларның берсе дә зыян күрмәгән, дип хәбәр итә Татар-информ " мәгълүмат агентлыгы ТР буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән.

    Зыян күргән суднога ярдәмгә Кама Тамагы участогының Кече суднолар инспекциясе коткаручылары чыкты. Шаһитлар хәбәр иткәнчә, суднога зыян китерелмәгән, Иделгә ягулык акмаган. 

    Фото: ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: