Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Бер тапкыр аз тоелган...

"Цифра" кибетен ике тапкыр талаганнар. Беренче тапкыр урланган әйберләр генә каракларга аз тоелган, ахры. Шуңа күрә алар кибеткә икенче тапкыр кереп чыгарга булалар. Икенче тапкыр да "уңышлы" килеп чыга. Алар бер тоткарлыксыз кибеткә кереп, шактый гына бәягә товар урлап чыгалар. Урлаучыларның кем булуы әлегә билгеле түгел, бу эш буенча тикшерү...

"Цифра" кибетен ике тапкыр талаганнар.
Беренче тапкыр урланган әйберләр генә каракларга аз тоелган, ахры. Шуңа күрә алар кибеткә икенче тапкыр кереп чыгарга булалар. Икенче тапкыр да "уңышлы" килеп чыга. Алар бер тоткарлыксыз кибеткә кереп, шактый гына бәягә товар урлап чыгалар. Урлаучыларның кем булуы әлегә билгеле түгел, бу эш буенча тикшерү бара.
Бу күңелсез очрак уңаеннан тагын бер кат исегезгә төшерәбез: карак, гадәттә, начар саклана торган әйберне урлый. Шуңа күрә кибет, кафе хуҗалары үз байлыкларын саклау турында онытмасыннар иде. Тәрәзәгә тимер рәшәткәләр кую, сак сигнализациясе, каравылчы кую, ышанычлы бикләр - сезне хәтәр хәлләрдән саклап калырга ярдәм итәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев