Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Бер сәгать эчендә ике авария

Болгарда яшәүче яшь пар кыска гына вакыт эчендә ике авария ясый. Хирург Шеронов урамындагы күпкатлы йорт ишек алдында туктарга карар биргән йөк машинасы руле артында утырган яшь ир якында гына торган җиңел машина арасын чамалап бетерә алмый һәм шул машинага килеп бәрелә, нәтиҗәдә машинага җитди зыян килә. Аннары алар авария...

Болгарда яшәүче яшь пар кыска гына вакыт эчендә ике авария ясый.

Хирург Шеронов урамындагы күпкатлы йорт ишек алдында туктарга карар биргән йөк машинасы руле артында утырган яшь ир якында гына торган җиңел машина арасын чамалап бетерә алмый һәм шул машинага килеп бәрелә, нәтиҗәдә машинага җитди зыян килә.

Аннары алар авария булган урынны ташлап китәләр һәм ирнең җиңел машинасына утыралар. Бу юлы руль артына хатын-кыз утыра һәм ул да аз гына китүгә икенче бер җиңел машинага килеп бәрелә. Биредә аларны Дәүләт автоинспекция хезмәткәрләре тоткарлый.

Аларның берничә тапкыр кагыйдә бозуын исәпкә алып (исерек хәлдә юл-транспорт авариясе ясаулары, авария булган урынны ташлап китүләре), бу пар административ җәзага тартылачак. Машиналары зыян күргән хуҗалар алардан материаль компенсация таләп итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев