Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Җавап бирергә туры киләчәк

    Кузнечиха янындагы машина юлында авариягә сәбәпче булган авыл кешесен җитди җәза көтә. Исерек килеш машина белән идарә иткәндә, егет каршы як полосага чыгып, башка машинага килеп бәрелә. Үзенең нәрсә эшләвен аңлап алгач, ул машинадан чыгып кача. Тик ул җаваплылыктан качып китә алмый. Авария урыныннан качкан өчен аңа унбиш тәүлеккә кадәр...

    Кузнечиха янындагы машина юлында авариягә сәбәпче булган авыл кешесен җитди җәза көтә.
    Исерек килеш машина белән идарә иткәндә, егет каршы як полосага чыгып, башка машинага килеп бәрелә. Үзенең нәрсә эшләвен аңлап алгач, ул машинадан чыгып кача.
    Тик ул җаваплылыктан качып китә алмый. Авария урыныннан качкан өчен аңа унбиш тәүлеккә кадәр административ кулга алу яный. Ә транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән өчен аны ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәләр, утыз мең сум штраф салыначак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: