Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Тоз – шәп дару

    Ипи, тоз - якты йөз, дигән борынгылар. Шулай дип алар ипи белән тозга зур хөрмәт күрсәткәннәр. Ипи кебек үк тоз да элек-электән кыйммәтле ашамлык саналган.

    Адәм баласы бүген дә тормыш - көнкүрешен тоздан башка күз алдына китерә алмый. Аш-су әзерлисеңме, яшелчә, гөмбә, балык тозлыйсыңмы - аның гел кирәге чыгып тора. Шуңа карамастан, галимнәр арасында, тоз ашамагыз, ашаган ризыгыгызның үзендә ул җитәрлек, дип әледән-әле кисәтеп торучылар да бар. Медицина фәннәре докторы Владимир Трошин, яшелчә ризыкларына тоз урынына лимон согы кушыгыз, ә итне һәм балыкны тозсыз әзерләп ашагыз, ди. «Попрощайтесь с болезнями» китабы авторы Майя Гогулан, тоз, борыч һәм башка аш тәмләткечләр кулланмагыз, алар ашказанының лайлалы тышчасын ялкынсындыра, азыкның үзләштерелүен тоткарлый, дип яза. Аның фикеренчә, салатларны тоз салмыйча ашау файдалырак.
    Пешкән бәрәңгене (руслар аны «печеный» диләр), йомырка һәм кыяр, помидорны тозсыз да ашарга мөмкин. Алар болай да бик тәмле. Ипи белән ашасаң, андагы тоз да бик җиткән. Аннан соң безнең организмга аш тозыннан башка бүтән ашамлыклар белән минераль тозлар да керә. Шулай да чамасын белеп кулланганда тоз - организм өчен бик кирәк ул. Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында күп кан югалткан солдатларның кан тамырларына тозлы яңгыр суы салганнар. Борынгы заманнарда табиблар тозны дару итеп файдаланган. Мәсәлән, организмда тоз җитми икән, кан күзәнәкләренең җимерелү ихтималы бар. Моның кан юлларының томалануына китерүе мөмкин дип санаганнар. Кайбер белгечләр йөрәк-кан тамырлары авырулары белән чирләүче кешеләргә тозлы ризыклар ашарга ярамый дисәләр дә, халык медицинасы, киресенчә, тозны даими куллану симерүдән саклый, ди. Кешеләр күптән йөткерүдән тозның файдасын күргәннәр. Мунчада юынганнан соң башны тоз белән уып, кавыкны бетергәннәр.
    Борынгы греклар ашаганнан соң аз гына тоз кабып куйган. Ул ашказаны согы бүлеп чыгарырга булышкан. Сок исә һәлак булган яраксыз күзәнәкләрне эретә, димәк, организм чистарып кала. Докторлар юкка гына диңгез кәбестәсе ашарга кушалар дип беләсезме? Анда тоз аеруча күп. Шуңа да диңгез кәбестәсен атеросклероздан саклану чарасы буларак даими ашарга киңәш итәләр. Ул югары кан басымы, диабет белән чирләгән кешеләр өчен дә файдалы.
    Халык медицинасында төрле авырулар вакытында тоздан файдалану алымнары мәгълүм. Мәсәлән, берничә катлы марляны тоз эремәсендә чылатып, баш авыртканда, гриппның башлангыч чорында башка бәйлиләр. Салкын тигәндә табада тозны кыздырып алалар да кечкенә киндер капчыкка салып, аяк табанына куялар. Аны аяк тирләгәнче тоталар. Яисә йон оекбашны тоз белән ышкып, эченә бераз гына коры горчица яки уып кызыл борыч, йә суган, сарымсак салып, төнгә киеп яталар. Тамак авыртканда да тозлы су белән чайкыйлар. Инде ябыгырга теләгән кешеләргә көнгә 5 граммнан артык тоз ашарга киңәш ителми. Гомумән, медицина нормалары буенча, сау-сәламәт кешегә тәүлеккә 6 грамм тоз җитә. Ә диетада утырам дип бөтенләй тоз кулланмау организмга зыян да китерергә мөмкин. Моны белгечләр болай аңлата: авырлык кимегәндә организмнан су, ә су белән натрий, хлор, калий, магний чыга. Табиб-геронтолог Сергей Яковлевның да бу уңайдан фикере кызыклы: «Тозлы ризыкларны ашарга тырышмагыз, ләкин алардан бөтенләй баш та тартмагыз. Тоз тән температурасын төшерә».
    Билгеле булганча, аш тозы хлор һәм натрийдан тора. Аны башка бернинди аш тәмләткеч тә алыштыра алмый. Аш тозын сарымсак, суган, керән, ачы торма алыштыра ала дисәләр дә, барыбер тоз кирәк инде. Әлбәттә, өлкән яшьтәге кешеләр өчен тозның зарары бар. Чөнки организмга тоз никадәр күп керсә, кальций шулкадәр күп чыга. Шулай да тозга тоз дип кенә карамагыз, ул аш тәмләткеч кенә түгел, ә бәлки, бик шәп дару да!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: