Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүматлар

Сарымсакны ничек сакларга

Иң беренче чиратта, сарымсакны җыеп алганда ук яхшы итеп җилләтергә кирәк, ә саклауга куйганда 25-35 градус температурада 1-2 атна буена тагын бер тапкыр киптерергә кирәк. Аннары сакларга куялар. Уңыш күп булганда, сарымсакны 10-12 кг сыйдырышлы тартма яисә кәрзиннәрдә яисә 20 см калынлыктагы киштәләрдә саклау яхшырак. Саклау чорында температура даими рәвештә...

Иң беренче чиратта, сарымсакны җыеп алганда ук яхшы итеп җилләтергә кирәк, ә саклауга куйганда 25-35 градус температурада 1-2 атна буена тагын бер тапкыр киптерергә кирәк. Аннары сакларга куялар. Уңыш күп булганда, сарымсакны 10-12 кг сыйдырышлы тартма яисә кәрзиннәрдә яисә 20 см калынлыктагы киштәләрдә саклау яхшырак. Саклау чорында температура даими рәвештә (салкын ысул шартларында саклаганда) - 1-3 градус чамасы, дымлылык 70-80 процент булырга тиеш. Ә инде җылы ысул шартларында саклаганда, киштәләрдә температура +16-18 градус чамасы, ә дымлылыкның 50-70 процент булуы шарт.
Сарымсакны җыеп алу срогын төгәл үтәү дә аның саклануына төрлечә йогынты ясый. Иң мөһиме, соңгарырга ярамый, вакытында җыеп алырга кирәк. Башта аны түтәлләрдә, аннары өй, лапас кыекларында киптерәләр. Җыеп алганда, суганбашлары бөтен хәлендә булырга тиеш. Аннары, соңгарып җыйсаң, аларны суган көясе, суган чебене личинкалары күбрәк зарарлый, ә андый сарымсак бозылып кибә.
Сарымсакның яхшы саклануына ирешү өчен, иң элек аның тамырчыкларын кыскартып кисәргә, аннары очларын газ плитәсендә җиңелчә генә көйдереп (күмерләндереп) алырга кирәк. Шуннан соң гына аны караңгы коры урынга сакларга куясың. Болай эшләгәндә, сарымсакны озак сакларга була, ди тәҗрибәле бакчачылар.
Кайбер яшелчә үстерүчеләр аны он эчендә, икенчеләре исә һава кермәслек итеп ябыштырылган катыргы тартмаларда саклыйлар. Кайберәүләр газета белән төреп, төргәк-төргәк итеп саклауның да файдасын күрә. Аннары сарымсакны толым кебек үреп стеналарга элеп саклаучылар да аз түгел.
Әгәр дә сарымсак вегетация чорында суган чебене белән зарарланган булса, тозда сакларга кирәк. Сарымсакның күләменә карап зуррак кәстрүл алына, шуның төбенә 3 см калынлыкта итеп тоз салырга кирәк. Шунда бер рәт итеп сарымсак тезәсең, аның өстенә тагын тоз саласың, тагын сарымсак тезәсең, тагын тоз, тагын сарымсак. Кәстрүл тулганчы шулай тутырасың, шуннан соң базга төшереп куясың. Болай эшләгәндә, сарымсак яңа уңышка кадәр саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев