Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүматлар

Сәламәт рассаданы ничек үстерергә?

Беренче чиратта, туфрак һәм орлыкларны әзерләргә кирәк.

«Россельхозцентр» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Татарстан Республикасы буенча филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова сәламәт һәм нык рассада үстерү буенча берничә киңәш бирде.

Туфрак әзерләү
Рассаданы утырту өчен черемә яки торфлы туфрак кирәк. Җир тозлануны булдырмас өчен, торф катнашмасына бераз акбур өстәргә ярый. Орлык чәчү өчен шулай ук күп бакча культуралары яраткан кокос субстратын да кулланырга мөмкин.

Үсемлек авыруларыннан саклану өчен, туфрак катнашмасын дезинфекцияләргә кирәк. Бу максатлар өчен калий перманганат эремәсе кулланыла – бер чиләк суга якынча 3 грамм. 

Туфракны шулай ук духовкада 25 минут дәвамында кыздырырга ярый. Кыздырылган туфрак, рассаданы утыртканчы, бер атна чамасы ял итәргә тиеш.  Бу ысул бик күп вакыт таләп итә, шуңа күрә ул сирәгрәк кулланыла.

Савыт-сабаны дезинфекцияләү
Расссада утыртыла торган бөтен савыт-сабаны, хәтта яңасын да, дезинфекцияләргә кирәк. Моның өчен шулай ук марганцовка эремәсе кулланыла. Савыт-сабаны ярты сәгатькә эремәгә батыралар, су белән юалар һәм киптерәләр.

Үсентеләрне тикшерү 
Үсентеләрнең шытып чыгуын тикшерү өчен бер стаканга 10 гр (якынча 1 аш кашыгы) концентрациядә тозлы су кулланыла. Берничә минуттан соң яхшы тишелә торган орлыклар савыт төбендә калачак, ә начар тишелә яки тишелми торган орлыклар өскә калкып чыгалар.

Орлыкларны зарарсызландыру
Рассада сәламәт һәм нык булсын, авырулар иярмәсен өчен, утыртыла торган орлыкларның барысын да зарарсызландырырга кирәк.

Төрле ысуллар кулланырга мөмкин:

  • вакланган сарымсак сабакларының төнәтмәсе – ярты стакан суга 30 грамм, 1 сәгатькә калдыралар
  • марганцовка эремәсе – 1% эремәдә 20-30 минут тоталар, аннары су белән юалар
  • антибиотиклар – тетрациклин, стрептомицин яки башка антибиотиклар эремәсендә бер тәүлек тотарга кирәк
  • туклыклы эремә – бер литр суга бер чәй кашыгы көл һәм нитрофоска, 12 сәгатькә калдыралар.
  • Орлыкларны зарарсызландыру өчен шулай ук Ризоплан, Псевдобактерин-2, Фитоспорин М һәм башка биофунгицидлар кулланырга мөмкин.

Бу күрсәтмәләрне үтәгән очракта, сез яңа сезон өчен сәламәт һәм көчле рассада үстерә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев