Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Иммунитет ни ярата?

    Кеше организмын дошманнардан - миллионлаган вирус, бактерия, паразитлардан саклаучы - аның иммунитеты. Ул никадәр көчлерәк булса, чир дә безне тиз генә ала алмый, сәламәтлек тә, эшкә сәләт тә яхшырак була. Әмма ләкин иммунитет көчсезләнеп китә икән, инфекцияләргә "капка" ачыла. Эчтәге сакчыбызны ничек көчле килеш сакларга, аңа ничек ярдәм итәргә була?

    Иммунитет системасының төп әгъзасы - күчән сыман биз. 22-25 яшькә кадәр ул әле үсештә була, шуннан соң бизнең үсеше туктый һәм кирегә таба "үсеш" башлана, ягъни биз, кипкән җимеш төсле, кечерәя башлый да, 35-40 яшьтә аның эшчәнлеге кимүгә китә. 60-70 яшькә бөтен кешедә дә иммунитет кытлыгы сизелә. Инфекцияләргә бирешү көчәя, чирләр озаккарак сузыла, хроник төс ала. Кыскасы, кибеп баручы бизгә безнең тарафтан ярдәм кирәк.
    Иммунитетның ике төре бар: тумыштан бирелгән һәм төрле чирләргә каршы көрәштә барлыкка килгән иммунитет. Иммунитетны активлаштыру ысуллары да шактый. Чирләгәнне көтәргә кирәкми, һәрдаим эшләргә кирәк моны. Иммунитет системасына файдалы шактый үсемлекләр барлыгы да мәгълүм. Болар, дарулар шикелле, зыянлы йогынты ясамыйлар, шуның өстенә, тәмле һәм һәр кешенең хәленнән килерлек.
    Тимьян ("чабрец", "богородская трава" дигән исемнәре дә бар). Ул Кавказ кухнясында тәмләткеч үлән буларак киң кулланыла. Ә медицинада тимьян экстракты нигезендә һәркемгә мәгълүм ютәл даруы "Пектусин"ны ясыйлар. Әмма ләкин бу үлән иммунитетны ныгыту өчен дә файдалы. Чи килеш аны салатларга кушып ашау да җитә. Ә кышка киптереп куярга була: 4 аш кашыгы үләнне 1 л суда пешереп аласың да, 1 сәгать төнәткәч, сөзеп, тәнне коендырасың. Бу рецепт - атаклы болгар халык табибәсе Ванганыкы.
    Гөлҗимеш. 1 кг гөлҗимештәге С витамины 13 кг лимондагы, яки 100 кг бәрәңгедәге, я 150 кг алма, 200 кг грушадагы хәтле... Ул үт куу үзлегенә дә ия. Гөлҗимештән, иң яхшысы, төнәтмә әзерләү: кичтән 2 аш кашыгы гөлҗимешне 1 л кайнар су белән термоста калдырыгыз; 12 сәгать төнәткәннән соң аны ашарга 20-40 минут кала чәй кебек эчәргә була.
    Фасоль. Үзендә дә, кабыгында да иммунитет өчен бик әһәмиятле булган интерферон аксымы бар. Канда интерферонны 30 мәртәбә күбәйтергә ярдәм итүче препарат та фасоль нигезендә эшләнә. Ләкин, иң яхшысы, фасольне ешрак ашагыз, аннан төрле ризыклар әзерләгез.
    Кызыл шәраб. Кызыл төстәге бөтен төр җиләк-җимеш һәм яшелчә кебек, виноградның кызыл сортларыннан ясалган шәрап иммунитет күзәнәкләренең эшчәнлеген яхшырта. Шуның өстенә, кызыл шәрап антистресс (үртәлү-тетрәнүләргә каршы), бактерицид һәм аллергиягә каршы тору үзлекләренә дә ия. Аның составында нерв системасын ныгытучы матдәләр бар. Ул организмда углевод, азот һәм минераллар алмашын активлаштыра. Шуны да әйтеп узарга кирәк, виноград согында бу үзлекләр юк. Кызыл шәрап чын мәгънәсендә кеше сәламәтлеге өчен уйлап чыгарылган нәрсә. Кешегә көненә ярты стакан шәрап җитә.
    Чөгендер. Гап-гади кызыл чөгендердә микробларга, вирусларга һәм ялкынсынуларга каршы торучы лизоцин матдәсе бар. Кыскасы, бу яшелчә өстәлдән өзелеп тормасын. Шуның өстенә, чир куәтләнеп китү чорында менә мондый "эликсир" әзерләргә мөмкин: чи чөгендерне уып, бал белән 1:1 нисбәтендә болгатыгыз да (бал - бик яхшы табигый иммуностимулятор), көнгә 3-4 мәртәбә 1/3 әр стакан кабул итегез.
    Игътибар! Чи чөгендер эчәклеге көйсез һәм сидек-төш авыруы булган кешеләргә ярамый. Ә күп кислоталы гастрит, ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте булса, чөгендер белән кишер согын бергә катыштырып эчү киңәш ителә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: