Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүматлар

Гәзит турында

Андрей Николаевич Бурумов. "Новая жизнь" - Татарстанда иң беренче чыга башлаган газета "Крестьянин" Спас өяз газетасының беренче саны 1917 елның декабрендә дөнья күргән. Аның беренче редакторы-шушы якларда туып-үскән сул эсер Андрей Николаевич Бурумов. Ул бик белемле,эрудицияле кеше булган, шигырьләр язган. 1917 елгы февраль революциясен ул Петроградта каршылый, ә Бөек Октябрь...

Андрей Николаевич Бурумов.

"Новая жизнь" - Татарстанда иң беренче чыга башлаган газета

"Крестьянин" Спас өяз газетасының беренче саны 1917 елның декабрендә дөнья күргән. Аның беренче редакторы-шушы якларда туып-үскән сул эсер Андрей Николаевич Бурумов. Ул бик белемле,эрудицияле кеше булган, шигырьләр язган. 1917 елгы февраль революциясен ул Петроградта каршылый, ә Бөек Октябрь революциясе турындагы хәбәрне безнең шәһәрдә ишетә. Өяз газетасын чыгару да аның инициативасы буенча эшләнә һәм ябылганчы аңа редакторлык итә. Бер үк вакытта Бурумов башкарма комитетның халык мәгарифе бүлеге мөдире була.

1919 елның июлендә аны, ул чакта инде большевиклар партиясе әгъзасын, "контрреволюция эшчәнлеге өчен" кулга алалар. Тик язмыш бу юлы аңа мәрхәмәтле булып чыга: җинаять составы табылмаганлыктан, эшне шул ук елның ноябрь аенда ябалар. Аннары ул Кызыл Армиядә хезмәт итә, 1921 елда Спас шәһәренә әйләнеп кайтып, күпмедер вакыт өяз комитеты секретаре булып эшли. Тиздән аны Украинага командировкага җибәрәләр, ә 1925 елның августында Себергә барып чыга һәм анда да үз принципларына тугры калып, бөтен көчен биреп эшли. Ул Славгород округ башкарма комитетына җитәкчелек итә.1937 елда җиңел промышленностьның край идарәсе җитәкчесе була. Тыныч кына эшләгәндә, аны икенче тапкыр кулга алалар. Ләкин бу юлы язмыш мәрхәмәтсез була: Андрей Николаевничны атып үтерәләр.

Башка бик күпләр кебек, утызынчы елларда репрессиягә эләгә.

Аның турында истәлекләрне редакция коллективы кадерләп саклый. Мәсәлән, беренче редактор фоторәсеменең күчермәсе сакланган, ә һәр елның нәтиҗәләре буенча иң актив штаттан тыш авторга 1987 елда булдырылган беренче редактор исемендәге премия тапшырыла. Төрле елларда актив тормыш позициясе белән яшәгән, үз авылындагы, үз шәһәрендәге, илдәге вакыйгаларга битараф булмаган кешеләр лауреат исеменә лаек булды.

Егерменче елларда Спас кантонында газета чыгарылмый, бары тик төрле уңайдан листовкалар гына басыла һәм алар авылларда, шәһәрдә таратыла. Җирле газета яңадан утызынчы елларда "Колхозный путь"исеме белән чыга башлый.

1960 елда тагын үзгәрешәр була, газета- "Советское хозяйство", ә 1963 елдан башлап, бүгенге көнгә кадәр "Новая жизнь" исеме белән чыга. Шушы вакыттан ул татарчага тәрҗемә ителә ("Яңа тормыш").

Газетаны хәзерге вакытта гамәлгә куючы - "Татмедиа" ААҖ.

"Новая жизнь" - Татарстандагы иң өлкән газеталарның берсе. Быел ул үзенең юбилеен билгеләп үтә:менә 95 ел инде ул үз укучысын районда барган иң әһәмиятле вакыйгалар белән даими таныштырып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев