Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүматлар

Гөмбә тозларга өйрәнәбез

Маринадлау 1 кг гөмбә өчен: 75 г су, 25 г аш тозы, 1 стакан 6 процентлы аш серкәсе. Чистарткан, юган гөмбәне тишекле чүмечкә салырга, берничә тапкыр салкын суга тыгып алырга да маринадка салып пешерергә. Моның өчен эмаль кәстрүлгә 75 г су, тоз, аш серкәсе салып кайнатырга. Барлыкка килгән күбекне җыеп...

Маринадлау
1 кг гөмбә өчен: 75 г су, 25 г аш тозы, 1 стакан 6 процентлы аш серкәсе. Чистарткан, юган гөмбәне тишекле чүмечкә салырга, берничә тапкыр салкын суга тыгып алырга да маринадка салып пешерергә. Моның өчен эмаль кәстрүлгә 75 г су, тоз, аш серкәсе салып кайнатырга. Барлыкка килгән күбекне җыеп алырга. Пешкән вакытта гөмбәдән сок бүленеп чыгачак. Гөмбә кәстрүл төбенә төшә башлагач, 10 г шикәр комы, 2 г лимон кислотасы, 6 бөртек хуш исле борыч, лавр яфрагы, 1 г корица салып, бераз ут өстендә тотарга. Шуннан соң банкаларга тутырып, 0,5 литрлыларны - 20 минут, 1 литрлыларны 25 минут сулы ваннада кайнатырга. Капкачын ябып, кышка сакларга куярга.
Кышкы салат
0,5 литрлы банкага: 450 г гөмбә, 25-30 мл үсемлек мае,10 г аш серкәсе эссенциясе, яшел тәмләткечләр, 2шәр бөртек хуш исле һәм кара борыч, 0,5 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 аш кашыгы тоз. Гөмбәне чистартып, агып торган суда юарга. "Эшләпә"ләрен, "аяк"ларын кисәргә. Тозлы суга салып пешерергә. Су үтә күренмәле булса, гөмбә пешеп җиткәнне аңлата. Үсемлек мае, аш серкәсе, хуш исле һәм кара түгәрәк борыч, ваклап туралган яшел тәмләткечләрдән соус ясарга. Банкаларга гөмбәне тутырып, шуңа кайнар соусны коярга. 0,5 литрлы банкаларны сулы ваннада 40 минут чамасы стерильләштерергә. Капкачлап, суынганнан соң, салкын урынга куярга.
Томат соусында
600 г ак гөмбә, 400 г томат пастасы, 50 мл үсемлек мае, 0,5 аш кашыгы тоз, 200 г шикәр комы, 1 чәй кашыгы аш серкәсе, лавр яфрагы, канәфер. Ак гөмбәләрне яхшылап юарга, турап, үсемлек мае өстәп яки үз согында пешереп алырга. Шуңа томат, тоз, шикәр комы кушарга. Бераздан аш серкәсе өстәргә. 1 литрлы банкаларга тутырып, 80-90 минут чамасы сулы ваннада стерильләштерергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев