Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Эсселекне ничек җиңелрәк кичерергә?

    Организмга тәэсире буенча эсселек - бик куәтле стресс. Ә теләсә кайсы стресс хроник авыруларның кискенләшүенә китерә. Аны булдырмау өчен саклык чараларын күрергә кирәк.

    Илнар Беляев,
    район үзәк хастаханәсе табибы.
    Эссе вакытта кеше организмы күп микъдарда витаминнар, микро- һәм макроэлементлар югалта. Нәтиҗәдә һава торышы үзгәргәндә баш авырту, физик һәм акыл ягыннан талчыгу, депрессия, ару хисе, йокы бозылу, игътибар таркалу, тынгысызлык, шулай ук йөрәк, сөяк һәм буыннарда авырту барлыкка килергә мөмкин. Эсселек аркасында килеп чыккан авыруларның билгеләре - тән тиресенә таплар чыгу, талчыгу, көзән җыеру, аңны югалту.
    Эссе көннәрдә сәламәтлекне саклау өчен үз-үзегезне сакларга кирәк. Икенче төрле әйткәндә, кояш аеруча актив булган сәгатьләрдә (11дән 17гә кадәр) бер кирәксез урамга чыгып йөрмәскә кирәк. Кая да булса барганда, табигый тукымалардан тегелгән ачык төстәге җиңел киемнәр сайларга, баш киемен онытмаска һәм үзегез белән газсыз минераль су алырга кирәк. Урамда исә күләгәле урыннардан йөрергә тырышыгыз һәм әледән-әле кондиционерлары булган биналарга һәм кибетләргә кереп чыгыгыз.
    Организм сусызлыктан интекмәсен өчен көненә кимендә 1,5 - 3 литр сыеклык эчәргә кирәк. Көннең иң кызу вакытында су эчмичә торсагыз, яхшырак булыр. Сыеклыкның күп өлешен (уртача буйлы кеше өчен 2 литр чамасы) теләсә нинди рәвештә тәүлекнең салкынчарак вакытында - иртән, кичен һәм төнлә эчәргә кирәк.
    Гадәттә, лимон согы кушылган су, шикәрсез җылы яшел чәй, газсыз минераль сулар, компот һәм морслар эчү киңәш ителә. Су артык салкын да булырга тиеш түгел, чөнки кызуда иммунитет кимеп, ангина һәм ОРЗ белән авыру куркынычы бермә-бер арта.
    Сусауны басмыйча, организмда матдәләр алмашуын әкренәйткән алкогольле эчемлекләр, шул исәптән сыра да, баллы газлы эчемлекләр куллану киңәш ителми.
    Җиңел эшкәртелә торган азык-төлек - яшелчә, җиләк-җимеш, пешкән балык һәм тавык ите, салкын ашлар һәм окрошка гына ашарга кирәк. Рационнан майлы, кыздырган һәм баллы ризыкларны алып ташлау киңәш ителә.
    Иң эссе вакытта физик активлыкны бермә-бер киметергә кирәк.
    Кондиционер куелган бүлмәләрдә температураны +22-23 градустан төшерергә ярамый. Әгәр фатирда яки эш бүлмәсендә кондиционер булмаса, вентилятор алдына сулы савыт куеп, бүлмәне суытырга була. Җылы һава тәэсирендә су шунда ук парга әйләнеп, бүлмәдәге температураны 2-3 градуска төшерә.
    Тәрәзәләрне көндез ябып тотарга һәм туры кояш нурлары төшмәсен, кайнар һава кермәсен өчен, ачык төстәге пәрдәләр корырга кирәк. Төнлә, һаваның температурасы төшкәч, тәрәзәләрне ачсагыз да була.
    Җылы һәм кояш сугуның билгеләре - хәл китү, баш әйләнү, нык тирләү, сусау, баш авырту, күңел болгану. Авыр очракларда аңны югалтырга мөмкин. Мондый билгеләр килеп чыкса, шунда ук табибка мөрәҗәгать итеп, организмны суыту чараларын күрергә кирәк. Зыян күрүчене салкынча урынга яткырып, башына салкын сулы компресс яки дымлы сөлге куярга кирәк. Ул аңында булса, күп итеп су эчерергә, ә аңын югалтса - нашатырь спирты ярдәмендә аңына китереп, "ашыгыч ярдәм" чакырырга кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: