Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Зурлап билгеләп үттеләр

Күптән түгел Спас тармак технологияләре коллективы оешуның җитмеш еллыгын билгеләп үтте. Биредә безнең районнан гына түгел, күршеләрдән һәм Ульяновск өлкәсеннән дә бик күп яшьләр һөнәри әзерлек үтте һәм әле дә үтәләр. Авыл хуҗалыгы өчен кадрлар әзерләү элеккечә үк төп юнәлеш булып калса да, һөнәр сайлау заман таләпләренә туры китереп үзгәртелә....

Күптән түгел Спас тармак технологияләре коллективы оешуның җитмеш еллыгын билгеләп үтте. Биредә безнең районнан гына түгел, күршеләрдән һәм Ульяновск өлкәсеннән дә бик күп яшьләр һөнәри әзерлек үтте һәм әле дә үтәләр.
Авыл хуҗалыгы өчен кадрлар әзерләү элеккечә үк төп юнәлеш булып калса да, һөнәр сайлау заман таләпләренә туры китереп үзгәртелә. Бүгенге көндә техникумда төзүче, кунакханә хезмәткәре, рәссам һәм тагын берничә һөнәр алырга мөмкин. Укытучылар коллективы булган укыту-материаль базаны урта һөнәри белем бирү стандарты таләпләренә туры китереп үзгәртә. Укытучылар һәм мастерлар коллективының уңышлы эшләве күренеп тора, ә студентлар үзләре сайлаган һөнәр серләрен кызыксынып өйрәнәләр.
Юбилей көннәрендә район Мәдәният йортында үткән бәйрәм тантанасын әле дә сагынып искә алам. Ул эчкерсез шартларда үтте. Мин аны концерт-ельязма дип атар идем, чөнки программа барышында механикалаштыру мәктәбендә төрле елларда, икенче төрле әйткәндә училище, лицей, техникум итеп үзгәртелгән уку йортында эшләгән ветераннарның исемнәре хөрмәт белән искә алынды. Мин үзем дә кайчандыр бу уку йортына җитәкчелек иттем һәм мине онытмаулары бик күңелле булды.
Коллектив алдында торган проблемаларны хәл итү җиңел булмаса да, аларны җиңеп чыгарга була. Мин ышанам, техникумның киләчәге өметле һәм анда эшләгән укытучыларга, хезмәткәрләргә, студентларга, җитәкчеләргә чын күңелдән эштә һәм укуда уңышлар телим.
Юбилей уңаеннан оештырылган күңелле бәйрәм өчен бөтен коллективка да зур рәхмәт.
Хөрмәт белән Николай Юнусов,
сиксәненче елларда училище директоры, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәтчәне, Мәгариф һәм фән министрлыгы ветераны.
Казан шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев