Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Зур үзгәрешләр булмаячак

    Билгеле булганча, Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә, шушы елның 4 декабрендә РФ Федераль җыелышының Дәүләт Думасына депутатлар сайланачак. Спас районы территориаль сайлау комиссиясенең карары белән, шул ук көнне Антоновка, Ким, Өчкүл авыл җирлекләре Советларына бер мандатлы сайлау округлары буенча өстәмә сайлаулар билгеләнгән. Сайлаулар нинди тәртиптә үтәчәк?

    Газизулла ӘХМӘТҖАНОВ,
    территориаль сайлау комиссиясе рәисе.
    Хәзерге вакытта сайлаулар турындагы законга сайлауларны уздыру процессына йогынты ясарлык үзгәрешләр кертелмәгән диярлек. Димәк, алда торган сайлаулар элеккеләреннән бер ягы белән дә аерылмый. Шулай да, беркадәр үзгәрешләр булачак.
    Аерым алганда, депутат мандатын бүлүдә сайлаучыларның 7 процент тавышын җыйган кандидатлар исемлеге белән бергә, сайлау йомгаклары буенча биш процент тавыш җыя алган кандидатларның федераль исемлеге дә катнаша ала. Бу исемлеккә бер депутат мандаты бирелә. Җидедән азрак, әмма кимендә алты процент тавыш җыйган очракта Дәүләт Думасындагы сәяси партияләрнең фракция хокукына ия булган ике депутат мандаты тапшырыла. Кандидатлар исемлегенең федераль структурасы да үзгәрә. Алар федераль исемдәге кандидатларның гомумфедераль өлешенә (элегрәк өч кандидат керә ала иде, хәзер - унга кадәр) кертелергә мөмкин. Регионнардагы төркемнәрнең саны 80 нән 70 кә калдырылды. Исемлек составына кертелгән кандидатларның гомуми саны 600 кешедән артып китмәскә тиеш.
    Сәяси партияләр һәм аларның региональ бүлекләрдәге сайлау фондларының чыгым суммасы (исәп-хисап сайлаучыларның санына карап алып барыла) да арттырылды.
    Сәяси партияләргә сайлау алды агитациясе алып бару өчен бина бирү тәртибе турындагы законга үзгәрешләр кертелде. Бина хуҗасы сәяси партиягә бина бирү, аннан файдалану вакыты, тудырылган шартлар турында тиз арада Россия Федерациясе субъектының сайлау комиссиясенә (безнең очракта - Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе) хәбәр итәргә тиеш. Сайлау комиссиясе әлеге мәгълүматны Интернетта яки матбугат чараларында урнаштыра.
    Закон бозуларга юл куелмас өчен алдан бирелә торган таныклыкның (открепительное удостоверение) формасы ачыкланган, аны ясау һәм файдалану тәртибе эшләнгән. Алдан бирелүче таныклыкны бер комиссиядән икенчесенә тапшыру механизмы да төгәл эшләнгән. Мондый таныклык сайлаучының язма гаризасына нигезләнеп бирелә, бу гаризада аның нинди сәбәп белән алырга теләве күрсәтелергә тиеш. Сайлаучы гаризаны кул куеп ала.
    Исемлек кәгазьләре буенча да кайбер төзәтмәләр кертелгән. Алтынчы чакырылыштагы сәяси партияләр федераль исемлеккә кертелгән кандидатлар өчен 150 мең имза җыярга тиеш.
    Сайлаучыларга теге яки бу сәяси партияләр исемлеген яклап бары тик бер генә имза куярга рөхсәт ителә.
    Күзләре буенча инвалидлар, начар күрүчеләр һәм коляскада йөрүчеләрнең сайлау хокукын тәэмин итү өчен дә чаралар күреләчәк. Биш сайлау участогында электрон рәвештә тавыш бирергә мөмкин булачак.
    Башка урында тавыш бирү тәртибенә дә үзгәрешләр кертелгән. Элегрәк, мәсәлән, башка урында тавыш бирү мөмкинлеге тудыру өчен гаризаны участок комиссиясенә тавыш бирү тәмамланырга дүрт сәгатьтән дә соңга калмыйча тапшырырга рөхсәт ителде. Хәзер бу срок 6 сәгатькә кадәр озайтылды.
    Күчереп йөртүче әрҗәләрнең күпме булуын территориаль сайлау комиссиясе үзе билгели. Сайлаучылар саны 501 гә җиткән участокларга- 1 тартма, 501 дән 1001 гә җиткәндә 2 тартма куелырга мөмкин. Аерым очракларда комиссия карары белән аларның санын тагын бергә арттырырга мөмкин.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: