Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Зур тырышлык куеп табыла

    Чәчәкле авылында гомер кичерүче Рафаэль Минсабиров бүгенге көндә авыл кешесе өчен шәхси хуҗалыкның бердәнбер керем чыганагы булуын үз тормышыннан чыгып әйтә ала.

    Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ.
    "НЖ".
    Көзнең яңгырлы килүе авыл халкына өстәмә мәшәкатьләр тудырды. Чын хуҗа терлекләрне кышлату өчен азыкны күптән хәстәрләсә дә, көзен дә эш җитәрлек. Мәсәлән, терлек-туар абзарларын җылытырга, бакчаларны җыештырып тәртипкә китерергә, каралты-кураларны чистартып торырга кирәк. Хәер, үз йортың-хуҗалыгыңда эш табылып кына тора.
    - Авыл җирендә эшнең бетеп торганы юк, без җәен дә, кышын да бушый алмыйбыз, - ди Рафаэль. - Шәһәр кешесе генә ул кирәк җиренә теләсә кайсы вакытта чыгып китә, йокысы туйганчы йоклый, сәгатьләр буе телевизор карый, кунакка йөри. Бездә мондый мөмкинлек юк...
    Минсабировларның хуҗалыгы шактый зур: сигез баш савым сыерлары, унике баш мөгезле эре терлекләре бар. Аларны карау өчен вакыты да, ә иң мөһиме - түземлек кирәк. Аларның терлек абзарлары иркен, барлык эшләрне кулдан башкаралар. Кирәк вакытта хатыны Гөлчәчәк иренең беренче ярдәмчесе, терлек астын да җыештыра, ашарга да таратып чыга. Кичен әнисенә ярдәмгә унбиш яшьлек кызлары Гөлинә чыга. Кечкенәдән эшләп үскәнлектән, йорт-җирне җыештырырга да, биш яшьлек энесе Әмирне карарга да, әнисенең вакыты булмаганда, тәмле итеп ашарга пешерергә дә өлгерә. Ул мәктәптә дә сынатмый - бары тик бик яхшы билгеләренә генә укый.
    Авыл җирендә җитеш тормыш белән яшәргә теләсәң, күп итеп терлек-туар асрарга кирәк,ди Рафаэль. Өстәлеңнән ите, сөте, каймагы беркайчан да өзелмәс. Мәшәкате күп булса да, файдасы да шактый.
    Җәй- авыл җирендә иң мәшәкатьле чор. Печән вакыты башлангач, көнне-төнгә ялгап эшләргә туры килә. Рафаэль үзенең МТЗ-80 тракторы белән болыннардан егерме трактор арбасы яхшы печән чабып алган, салам алып кайткан. Моннан тыш, 20 тоннадан артык арпа, бодай, солы сатып алганнар. Ашлык ваклагыч та үзләренеке. Шулай итеп, кышын терлек азыгы белән проблемалар туарга тиеш түгел.
    - Тормышыбызны мал-туар асрау хисабына алып барабыз, - ди Рафаэль. - Йөз квадрат метрдан артып киткән йортыбызны да күбесенчә терлекләр сатудан кергән акчага салдык. Әти-әниләребез акчалата ярдәм итсәләр дә, барыбер йөкнең авыры үзебезнең җилкәгә төште...
    Узган ел егерме тоннадан артык сөт һәм берничә баш мөгезле эре терлек сатудан Минсабировларның гаилә бюджетына 350 мең сумнан артык акча кергән. Быел да шактый табыш алырга өметләнәләр. Һәр көн сөт җыючыларга 80 килограмм сөт тапшыралар, ә өйдә ясалган майны Минсабировлардан дуслары һәм таныш-белешләре бик теләп сатып ала.Көзен егерме баштан артык каз суярга җыеналар. Аларның да бер өлеше сатуга китеп, тагын табыш бирәчәк.
    Башка авыл кешеләренеке кебек, гадәттә бу гаиләнең эш көне дә иртә таңнан башлана. Гаилә фермасында эшләрен бетереп, иртәнге аштан соң Гөлчәчәк сатучы булып эшләгән шәхси эшмәкәр кибетенә ашыга. Ә Рафаэль исә пилорамда эшли. Эш-мәшәкатьләр белән көн үткәне сизелми дә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: