Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Зур игътибар күрсәтелде

Районда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган күпсанлы чаралар үткәрелде.

Авыр сугыш елларында көнне-төнгә ялгап эшләгән, сугыштан соңгы авыр елларда илне хәрабәләрдән күтәргән, Ватанга тугры хезмәт итүнең лаеклы үрнәге булган өлкән буыннар исеменә бу көннәрдә күп җылы сүзләр әйтелде. Безнең ветераннар әле дә сафта, җәмәгать эшләрендә, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүдә актив катнашалар. Аларга октябрьнең беренче көнендә генә түгел, ә даими игътибар күрсәтү - безнең бурычыбыз.

Өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр белән район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюнёв очрашты. Ул биредә яшәүчеләрнең барысына да җан тынычлыгы, иминлек, сәламәтлек теләде. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиев исеменнән азык-төлекләрдән торган күчтәнәчләр тапшырды.

Өлкән яшьтәге авылдашлары өчен Кузнечиха үзешчән артистлары бәйрәм концерт программасы хәзерләделәр, бу эштә аларга җирлек Советы, җирле эшмәкәрләр һәм фермерлар да ярдәм итте.

Җирлек башлыгы Радик Ибраһимов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валерий Осокин һәм Болгар музей-тыюлыгы директоры Рафаэль Мәхмүтов ветераннарга җылы теләкләрен җиткерделәр. Алар ярдәме белән өлкәннәргә мул табын хәзерләнде.

Ә Красная Слобода ветераннарын бу көнне җирле мәктәпкә кунакка чакырдылар. Балалар бакчасына йөрүче нәниләр, укучылар, укытучылар кадерле кунакларны җыр-бию белән каршыладылар. Ветераннарга балалар чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Бу бәйрәмдә булган барысы да җылы каршылаулары, игътибар күрсәтүләре өчен бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт белдерәләр.

Күп предприятие һәм учреждение коллективлары да үзләренең пенсионерларын онытмадылар. Кайберләре чәй табыны оештырды, икенчеләре азык-төлек пакетлары, башка бүләкләр хәзерләделәр.

Рәсемдә: өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар интернат-йортында очрашу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев