Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Зур җаваплылык йөкләнгән

Узган ел эчендә район прокуратурасы федераль законнарның үтәлешен тикшерү барышында 1040тан артык закон бозу очрагын ачыклаган һәм бетергән. Законнарны бозуның 290нан артыгы - икътисад тармагында теркәлгән, шулай ук тирә-як мохитне саклау һәм табигый байлыклардан файдалану өлкәсендә - 35, кеше хокукларын һәм иреген саклауда - 700дән артык, балигъ булмаганнарның хокукларын һәм...

Узган ел эчендә район прокуратурасы федераль законнарның үтәлешен тикшерү барышында 1040тан артык закон бозу очрагын ачыклаган һәм бетергән.
Законнарны бозуның 290нан артыгы - икътисад тармагында теркәлгән, шулай ук тирә-як мохитне саклау һәм табигый байлыклардан файдалану өлкәсендә - 35, кеше хокукларын һәм иреген саклауда - 700дән артык, балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен саклауда 180 артык закон бозу очрагы булган.
Җәмгыять һәм дәүләт иминлеген саклау өчен прокуратура хезмәткәрләре башкарган зур эшнең бу әле бер өлеше генә. Бу көннәрдә алар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Коллектив зур булмаса да, аңа кешеләрнең Конституция хокукларын яклау, федераль законнар үтәлешен контрольдә тоту, районда хокук тәртибен саклау, җинаятьчелекне профилактикалау һәм бу эштә хокук саклау органнары эшчәнлегенә ярдәм итү җаваплылыгы йөкләнгән.
Коллективта прокурор, өлкән юстиция киңәшчесе Дамир Яфизов җитәкчелегендә прокурор урынбасары, беренче класслы юрист Айнур Вәлиев, прокурор урынбасары, икенче класслы юрист Фаил Гайсин, канцелярия мөдире, беренче класслы белгеч Светлана Борисова, беренче класслы машина йөртүче Рәдиф Гыйниятуллиннар эшли. Аларның барысы да коллектив алдына куелган бурычларны хәл итүдә үзеннән өлеш кертә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев