Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзәк китапханәнең үткәне һәм бүгенгесе

Спас җирлекара китапханә күптән түгел үзенең 95 еллыгын билгеләп үтте.

Ирина Телицына
Юбилей тантанасына китапханә системасында эшләүчеләр генә түгел, китап укучылар, җирле хакимият вәкилләре дә килгән иде.
Китапханә тарихы Спас земский управасы каршында оештырылган ызба-читальнядан башланып китә. Китапларны алпавытларның шәхси китапханәләреннән җыялар, беренче вакытларда аларның саны 9983 данә тәшкил итә. Китапларның күпчелеге Бураково алпавыты Трубников китапханәсеннән алына.
Үз вазифаларыннан тыш, ул чор китапханәчеләре наданлыкка каршы көрәшәләр, лекцияләр укыйлар, күргәзмәләр оештыралар, башка эшләр башкаралар. Узган гасырның 50-60нчы елларында аларның төп бурычы - һәр гаиләне китап укуга җәлеп итү була. Китапханәчеләр өйләргә кереп йөриләр, китаплар алып киләләр, китап укучылар янына производство участокларына (мәсәлән, кырларга һәм фермаларга) чыгалар.
Ә 1978 елда үзәкләштерелгән китапханә системасы оештырыла. Шул ук елны китапханә хәзерге яңа бинага күчә һәм балалар китапханәсе, 27 авыл филиалы өчен оештыру, методика, мәгълүмати һәм административ үзәк ролен үти. Хәзерге вакытта ул заманча компьютер технологияләре белән җиһазландырылган. 2007 елдан алып, китапханә хезмәткәрләре төрле конкурсларда катнашалар, алар откан грантларның гомуми суммасы 900 мең сум тәшкил итә. Кадрлар әзерлеге дә шактый югары: бүгенге көндә үзәк китапханә хезмәткәрләренең 50 проценты югары белемле. Тантанада чыгыш ясаган китапханә директоры Марина Бедова билгеләп үткәнчә, китапханә коллективында тәҗрибәле, актив һәм югары һөнәри осталыкка ия булган кешеләр эшли. Китапханә хезмәктәрләре район үзәк китапханәсе, Изге Авраамий чиркәве һәм башка партнерлары белән тыгыз элемтәдә торалар.
Китапханә коллективын район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина, мәдәният бүлеге җитәкчесе Фәрхәт Низамов, китап укучылар исеменнән ирле-хатынлы Пивоваровлар котлады. Китапханә эше ветераннары да онытылмады, аларга намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерелде. Район мәдәният йорты үзешчәннәре җыелган тамашачыларга үзләренең җырларын бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев