Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Үзгәрешләр кемгә кагыла

    2014 ел бәяләре белән чагыштырганда, агымдагы елның 1 февраленнән пенсиянең иминиятләштерү өлеше 11,4 процентка артачак. Пенсия фонды идарәсенең ТР Спас районы бүлеге белгечләре хәбәр итүенә караганда, алдагы индексацияне күздә тотып, пенсияләр түләү өчен кирәкле сумма 6 миллион сумнан артачак. Бу арту социаль һәм дәүләт пенсиясен алучыларга кагылмаячак. Аларның пенсияләре агымдагы...

    2014 ел бәяләре белән чагыштырганда, агымдагы елның 1 февраленнән пенсиянең иминиятләштерү өлеше 11,4 процентка артачак.
    Пенсия фонды идарәсенең ТР Спас районы бүлеге белгечләре хәбәр итүенә караганда, алдагы индексацияне күздә тотып, пенсияләр түләү өчен кирәкле сумма 6 миллион сумнан артачак. Бу арту социаль һәм дәүләт пенсиясен алучыларга кагылмаячак. Аларның пенсияләре агымдагы елның 1 апреленнән артыр дип көтелә.
    Моннан тыш, 2015 елның 1 гыйнварыннан Ана капиталының күләме дә индексацияләнеп, 453026 сум тәшкил итә (2014 елда - 429408,5 сум). Башка социаль түләүләр һәм пособиеләр 2015 елда шулай ук 5,5 процентка артачак. Мәсәлән, җирләү өчен бирелә торган пособие бу айдан 5277 сум 28 тиен тәшкил итәчәк.
    Пенсиягә федераль социаль өстәмә түләүнең күләмен билгеләү өчен Татарстан Республикасында пенсионерларның яшәү минимумы 6310 сум итеп билгеләнгән.
    Пенсияләрне дәүләт белән бергә финанслау программасында да кайбер үзгәрешләр бар. Анда керү мөмкинлеге - 2014 елның 31 декабренә кадәр, аны "активлаштыру" өчен беренче взнос түләү мөмкинлеге - 2015 елның 1 гыйнварына кадәр арттырылды.
    Программага кереп, элгәре, 2009-2014 елларда взнос түләргә өлгермәгән кешеләр дә бу вакытта взносларын түли ала.
    Законга тагын бер үзгәреш кертелде: хәзер дәүләт пенсиягә чыгарга өлгермәгән гражданнарның гына пенсияләрен өстәмә финанслый. Ләкин бу үзгәреш программага яңа керүчеләргә генә кагыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: