Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзегез сайлагыз

Агымдагы ел башыннан РФ Пенсия фонды идарәсенең Спас районы бүлеге мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе буенча иминиятләүчене сайлау турында 42 гариза кабул итте. Агымдагы елдан башлап, пенсия җыемнарын формалаштыру тәртибенең үзгәрүен билгеләп үтәргә кирәк. Сезнең теләгегез буенча, иминиятләүче булып Россия Федерациясе Пенсия фондын яки дәүләтнеке булмаган фондны сайларга мөмкин. Тик пенсия җыемнары...

Агымдагы ел башыннан РФ Пенсия фонды идарәсенең Спас районы бүлеге мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе буенча иминиятләүчене сайлау турында 42 гариза кабул итте.
Агымдагы елдан башлап, пенсия җыемнарын формалаштыру тәртибенең үзгәрүен билгеләп үтәргә кирәк.
Сезнең теләгегез буенча, иминиятләүче булып Россия Федерациясе Пенсия фондын яки дәүләтнеке булмаган фондны сайларга мөмкин. Тик пенсия җыемнары белән идарә итүне шәхси компаниягә ышанып тапшырган очракта да, ПФР барыбер иминиятләүче булып кала.
Элгәре дәүләтнеке булмаган пенсия фондын сайлау турында гариза фондның үзендә бирелеп, соңрак бу мәгълүматлар ПФРга тапшырыла иде. Бу мәгълүматлар нигезендә гражданнарның тупланган акчалары дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчерелә иде.
Хәзер исә дәүләтнеке булмаган бер пенсия фондыннан икенчесенә яки яңадан Россия Пенсия фондына күчү, шулай ук пенсия җыемнарын формалаштырудан баш тарту турында гаризаны ПФРның теләсә кайсы клиент хезмәтендә биререгә мөмкин.
Бу очракта шуны онытырга ярамый: 2014-2015 елларда мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе буенча иминиятләүчене сайлау турыдан-туры пенсия белән тәэмин итүнең вариантына бәйле икәнен онытмаска кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев