Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Зарипов Мансур Кадыйр улы,

    Бер мандатлы 2нче сайлау округы буенча Урта Йорткүл авыл җирлегенә депутатлыкка кандидат. "Гадел Россия" сәяси партия тарафыннан тәкъдим ителде. Дала Йорткүл авылында туып үсеп, гомерем буе шунда яшәгәнлектән, миңа аның һәр сукмагы яхшы таныш. Мәктәпне тәмамлагач (бездә сигезьеллык мәктәп кенә булганга, унынчы классны Иске Рәҗәптә тәмамладым), армиядә Алма-Атада хезмәт иттем....

    Бер мандатлы 2нче сайлау округы буенча Урта Йорткүл авыл җирлегенә депутатлыкка кандидат. "Гадел Россия" сәяси партия тарафыннан тәкъдим ителде.

    Дала Йорткүл авылында туып үсеп, гомерем буе шунда яшәгәнлектән, миңа аның һәр сукмагы яхшы таныш. Мәктәпне тәмамлагач (бездә сигезьеллык мәктәп кенә булганга, унынчы классны Иске Рәҗәптә тәмамладым), армиядә Алма-Атада хезмәт иттем. Аннары Казан инженер-төзелеш институтында белем алдым, аны тәмамлагач, туган якларыма кайттым. Үзем эшләгән урыннарда мөмкин кадәр кешеләргә файда китерергә тырыштым. Озак еллар - прораб, Чапаев исемендәге колхоз рәисе урынбасары булып эшләдем. Уртак тырышлык белән күп кенә яңа объектлар сафка басты, алар арасында административ бина, торак йортлар, складлар һәм башкалар бар. Аннары мине районның әйдәп баручы төзелеш оешмаларыннан берсе булган 19нчы ПМКга җитәкче итеп куйдылар. Ул елларда эшчеләр һәм белгечләр еш кына районнарга чыгып, авыл халкына тормыш шартларын яхшыртырга ярдәм иттеләр, сулар үткәрделәр, буалар ясадылар, юлларны күтәрделәр. Безнең бригада Иске Рәҗәп, Йолдыз, Чәчәкле, тагын башка авылларда эшләде.

    Катлаулы туксанынчы елларда берничә ел Ульяновск өлкәсенең Иске Майна районы Горький исемендәге колхозына җитәкчелек иттем. Алты мең гектар сөрү җирләре, ике терлекчелек бригадасы, 350 баш савым көтүе, дуңгызлары булган хуҗалык белән идарә итү шактый катлаулы мәсьәлә булса да, хуҗалыкны саклап калып, колхоз урнашкан Базарлы Мордва Йорткүл авылы халкына нык хуҗалык булып яшәргә мөмкинлек бирдек.

    Бүгенге көндә дә актив тормыш алып барам. Берничә ел буе фермер булып, җиремдә бодай үстердем, аннары ун ел буе Урта Йорткүл авылы клубына мөдирлек иттем. Клуб бу елларда яңа сулыш алган кебек булды (аны элеккеге авыл кибетеннән үзгәртеп ясадылар), эше бермә-бер активлашты.

    Бүген лаеклы ялда булсам да, туган авылыма хәлемнән килгәнчә файда китерергә тырышам. Алдагы чакырылышта авыл җирлеге депутаты булсам да, билгеләнгән эшләрнең барысын да тәмамлап булмады, шулай да кайбер проблемаларны хәл итә алдым. Мәсәлән, урамнар яктыртыла башлады. Моннан тыш, "Татмелиеводстрой" автохуҗалыгы директорының (миңа туган тиешле) ярдәме белән мин авылда су үткәрү өчен бик кирәк, ул заманда бик дефицит булган полиэтилен торбалар таптым. Шуңа күрә хәзер авылыбызда су бар, ә терлек асраган авыл халкы өчен бу бик тә кирәк. Шулай ук депутатларның тырышлыгы белән авылда яңадан Сабан туе үткәрелә башлады. Ләкин әлегә тынычланырга иртә, алда башкарасы эшләр бик күп. Мәсәлән, башкалар кебек мине дә авылның киләчәге борчый. Бездә балалар бик аз туа, яшьләр эш эзләп читкә китәргә мәҗбүр. Бу хәлне яхшы якка үзгәртү өчен әйбәт хезмәт шартлары тудырылган һәм югары хезмәт хакы түләнә торган яңа эш урыннары булдырырга кирәк. Моның өчен бөтен мөмкинлектән файдалану таләп ителә. Мәсәлән, барлык коммуникацияләре - уты, газы, суы булган Дала Йорткүл төп мәктәбе бинасын ничек файдалырак кулланырга була? Бу бинаны эшмәкәрләргә арендага тапшырырга яки анда нинди дә булса җитештерү цехы ачып җибәрергә мөмкин. Бу мәсьәләне бик тиз хәл итәргә кирәк.

    Дала Йорткүл авылындагы юлларны да игътибарсыз калдырырга ярамый. Набережный урамындагы юл төзелешен тәмамлап, күрше урам юлына вак таш булса да җәяргә кирәк.

    Җирлегебездә авыл Сабан туен бәйрәм итә башлау үзе бер яхшы башлангыч булып тора. Мондый бәйрәмнәр авыл халкын тагын да берләштерә, шуңа күрә авылда башка бәйрәмнәр - Авыл көне, милли тантаналар үткәрүне оештыру бик тә яхшы булыр иде.

    Минем тормыш һәм профессиональ тәҗрибәм авылларда яшәү шартларын яхшыртуга бәйле мәсьәләләрне хәл иткәндә ярдәм итәчәк. Башка милләт халкы белән аралашу, алар белән иңгә-иң куеп яшәү буенча да тәҗрибәм зур. Аларны аңлый, уртак тел таба белү, гореф-гадәтләрен, традицияләрен хөрмәт итү - башка милләтләр белән тату яшәү өчен иң кирәкле шартлар. Безнең җирлеккә тиздән күбесенчә чуаш халкы яшәгән Иж-Борискино авылының кушылуын исәпкә алып, моны бер дә истән чыгарырга ярамый. Шунысы да бар, бу авылда мин инде күптән аралашкан, уртак тел тапкан таныш-белешләрем күп.

    Сайлау нәтиҗәләре буенча безнең җирлек Советы авыл халкы өчен мөһим проблемаларны хәл итүдә активрак булыр, сайлаучыларның ышанычын аклар, дип ышанам.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: