Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Үзара салым: акча нинди эшләргә тотыла?

    Май аенда районның күпчелек авылларында референдум уздырылып, халыктан үзара салым җыю мәсьәләсе хәл ителәчәк. Авыл кешеләре моңа ничек карый?

    Владимир Фролов,
    Антоновка башкарма комитеты җитәкчесе:
    - Халыктан үзара салым җыю белән бәйле аңлату эшләрен күптән алып барабыз. Референдум уздырылачагы, анда нинди мәсьәлә кузгатылачагы турында барысына да хәбәр ителде. Салым кертүгә бөтенләй каршы кешеләр дә юк түгел, әмма шулай да халыкның күпчелеге акча җыярга риза. Һәрхәлдә, мәсьәлә тулысынча референдумда хәл ителергә тиеш.
    Жыелган салым акчасы авылны төзекләндерүгә тотылачак. Бу юнәлештә башкарасы эшләр байтак. Инде күптән Бөек Җиңүнең 70 еллыгына илебезне фашистлардан азат итүчеләр хөрмәтенә һәйкәл кую турында уйлыйбыз. Бу монументта сугышта катнашкан Антоновка авылының һәр кешесенең дә исеме язылырга тиеш.
    Мөмкинлек булса, авыл зиратын да тиешле тәртипкә китерәсе иде. Моннан күп еллар элек сузылган челтәр койма инде яраксыз хәлгә килгән, аның урынына башка ныграк материал куярга кирәк.
    Авыл тормышындагы борчыган мәсьәләләрне бергәләшеп, халык ярдәме белән генә хәл итәргә мөмкин. Фермерлар, мәсәлән, төрле бәйрәмнәр уздырганда акчалата ярдәм күрсәтәләр. Шуның өчен без аларга һәрвакыт рәхмәт әйтәбез.
    Елена Филиппова,
    Аграмак мәктәбе директоры урынбасары:
    - Мин үзара салым җыюларга каршы түгел. Елга бер тапкыр нинди дә булса мөһим эшне эшләү өчен авыл җирлеге бюджетына бераз акча кертүдән берәү дә бөлмәс, дип уйлыйм. Дөрес, мин үзем әйбәт хезмәт хакы алам. Ә менә кулларында акчалары булмаучылар, шул исәптән күп балалы гаиләләр, салымны түли алмаска да мөмкин. Димәк, салым суммасын билгеләгәндә мәсьәләнең бу ягын да истә тотарга кирәк.
    Җирлек казнасын моңарчы да тулыландырырга туры килгәне бар. Мәсәлән, су кудыру башнясына насос сатып алырга акча җыйдык. Дөрес, тотылган чыгымнар без җыйган акчадан күп тапкырга артып китте. Шулай да, су белән тәэмин итү мәсьәләсен җайга салуга без дә үз өлешебезне керттек, дип уйлыйм.
    Авыл кешеләрен бүген зиратның торышы борчый. Аерым алганда, коймасы авып бара, аны өлешчә яки тулысынча яңартасы иде. Минемчә, бу изге һәм кирәкле эшкә берәү дә үз акчасын кызганып тормаячак.
    Татьяна Панчугина,
    Красная Слобода Мәдәният йорты директоры:
    - Авылларда акча җыю мәсьәләсен еш кузгаталар. Без, мәсәлән, су кудыру башнясын ремонтлау өчен берничә тапкыр акча җыйдык. Сусыз утырып булмый бит инде…
    Миңа эштә дә бик еш кына акча җыярга туры килә. Чөнки бәйрәм чаралары уздырганда бүләкләр сатып алырга кирәк. Үз акчамны да кызганып тормыйм, авыл кешеләре дә ярдәм итә. Элегрәк фермерлар да теләп булыштылар.
    Минемчә, үзара салым кертү идеясе (әлбәттә инде, суммасы зур булырга тиеш түгел) бер дә начар түгел. Авылны төзекләндерү белән бәйле проблемаларны халыктан җыелган акча белән хәл итсәләр генә инде…
    Ольга Деманькина,
    Никольск балалар бакчасы тәрбиячесе:
    - Кешеләрнең күбесе акча җыярга бер дә каршы түгел. Әмма һәр кеше дә бу акчаның нинди максатлар өчен тотылуын төгәл белергә тиеш. Моның өчен бәлки махсус комиссия төзеп, чыгымнарның кая китүен контрольдә тотарга кирәктер?
    Җыелган акчаны тиешсезгә әрәм-шәрәм итмәсеннәр иде. Күп авылларда халыкны су белән тәэмин итүне яхшыртырга, урамнарга яктырткычлар элергә кирәк. Кыскасы, булган акчаны кая куярга урын табылыр…

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: