Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Заманнан калышмыйча

Сергей Иванович Исаевны безнең районның өлкән буын кешеләре яхшы хәтерли торгандыр, ә яшьләр инде ишетеп кенә беләләр. Райсовет башкарма комитеты рәисе булып җиде ел эшләү дәверендә ул безнең район һәм шәһәр өчен бик күп эшләр башкарырга өлгерде. Хәзер ул Казанда яшәсә дә, Спас җирендәге хәлләр белән даими кызыксынып тора. Безнең...

- Сергей Иванович, сез Спас (ул чакта әле Куйбышев районы) районына 1971 елда күчеп килгәнсез. Беренче тәэсирегез нинди булды?
- Дөресен генә әйткәндә, мин бу районны электән белә идем, чөнки тормыш иптәшем Надежда Алексеевна тумышы белән Пичкас авылыннан. Үзем Лаеш районының Егорьево авылында туып-үстем. Надежда безнең якларга медучилище тәмамлаганнан соң килеп эшли башлады. Без шунда таныштык. Аннары Пичкаска кыз сорарга бардым. Җигүле ат белән боз өстеннән чыгулар әле дә истә. Әлбәттә, соңрак та анда еш кайтып йөрдек. Спас ягының гүзәл табигате, мул сулы Идел һәм Кама елгаларының матур урыннары - болар барысы да истә... Ә соңрак, мине район башкарма комитеты рәисе итеп билгеләгәннән соң, аның иркен басу- кырларына исем китә иде. Аңа кадәр үзем эшләп килгән Биектау районы басулары белән чагыштыра да торган түгел - монда техника көч-хәл белән борыла торган басулар күп иде.
- Сез Куйбышев районына ничек килеп эләктегез?
- Эш болай булды. Мине партия өлкә комитетына чакырып, Алабуга шәһәр комитетының беренче секретаре вазифасын тәкъдим иттеләр. Бу борынгы шәһәрне яхшы белгәнлектән, мин риза булдым һәм төшке ашка кайтып киттем. Бераздан тагын оештыру бүлегенә чакырдылар. Николай Гурьевич Гурьев өлкә комитетның беренче секретаре Фикрәт Әхмәтҗан улы Табеевка кереп, мине Куйбышевка күчерергә ризалаткан һәм алар бу мәсьәләне хәл итеп тә куйганнар.
Бу урында бераз аңлатма кертергә кирәк. Сергей Иванович Биектау районы башкарма комитеты рәисе булып эшләгән мәлне Шәпше авылында барган төзелешкә кураторлык итә. Исегезгә төшерәбез, ул елларда авыллар перспективалы һәм перспективасызга бүленде. Ә Шәпше авылы перспективалылар исемлегенә керде. Анда тормыш шартлары өчен бөтен мөмкинлекләр тудырыла - мәктәп, Мәдәният йорты, бөтен уңайлылыклары булган торак йортлар, социаль-көнкүреш объектлары төзелә. Аннары авылны күрсәтү өчен күпсанлы делегацияләрне алып килә башлыйлар. Шулай итеп, Сергей Ивановичның бөтенләй яңа урынга күчерелгән Куйбышевны үстерергә ярдәм итәрлек файдалы элемтәләре шул вакытта барлыкка килә.
- Әйе, шәһәр беренче тапкыр уңай тәэсир калдырмады, - дип искә ала Сергей Иванович.- Аны су басу зонасыннан ашыгыч күчерергә туры килә. Монда беренче чиратта матурлык турында түгел, ә кешеләрне торак белән тәэмин итү турында уйлаганнар. Бу вакыйгадан соң егерме елдан артык вакыт үтсә дә, кешеләр һәм шәһәр өчен кирәкле объектлар юк яки алар бик начар хәлдә иде. Беренче чиратта район үзәк хастаханәсе, район Мәдәният йорты, берничә күпфатирлы йорт төзелде. Юллар төзүгә дә зур игътибар бирдек. Башкарылган эшләр санап бетергесез. Редакция һәм типография өчен бина төзү уе булса да, ни кызганыч, аны тормышка ашырып булмады.
- Сезнең журналистлар, редакция хезмәткәрләре белән мөнәсәбәтләрегез ничек булды?
- Минемчә, начар булмады. Редакциягә беренче тапкыр килеп кергәч (редакция райсовет башкарма комитеты каршында урнашкан иде), редактор булып Буада эшләгән чактагы танышым Равил Ибраһим улы Исмәгыйлевны күреп бик сөендем. Ул бик тәҗрибәле, принципиаль журналист иде, һәр сүзне урынлы әйтә белде. Депутат вазифаларын да зур җаваплылык тоеп башкарды. Мин үзем "Новая жизнь" газетасының һәр санын җентекләп укып бардым. Кайчакта андагы язмалар гадәти хәлләргә яңа күзлектән чыгып карарга, кешеләрне борчыган мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итте. Район тормышын һәрьяклап яктыртып торды. Еш кына газетада чыккан тәнкыйть материаллары язмалары райсовет башкарма комитеты утырышларында тикшерелде. Газета язмаларына игътибар итмәгән җитәкчеләр җәзага тартылды. Утырышларда гадәттә редакция вәкиле дә катнашты, аерым алганда редактор урынбасары Анатолий Петрович Самаркинның йөргәне хәтердә калган. Аны мин районда үткәрелгән җыелышларга, авыл Советы сессияләренә, башка чараларга йөргәндә еш кына үзем белән ала идем.
- Газетаның 95 еллыгы уңаеннан ниләр теләр идегез?
- Әлбәттә, бу аз вакыт түгел, зур юл үтелгән. Әгәр газета заманнан калышмыйча икътисадый һәм иҗтимагый-сәяси тормышта булган вакыйгаларны бөтен тулылыгы белән яктыртып барса, укучыларның ихтыяҗларын исәпкә алса, бу аның үз бурычын үтәп бара дигән сүз. "Новая жизнь"газетасы турында Спас районында гына түгел, республикада да, аннан читтә дә белерләр дип ышанам, чөнки Болгарда барган яңарыш эшләре мөселманнарны һәм күпсанлы туристларны үзенә тартып тора. Моннан, һичшиксез, файдаланырга кирәк. Ә журналистларга иҗади уңышлар, бердәм коллектив булып эшләүләрен телим.
...Куйбышевтан соң Сергей Иванович Питрәч партия район комитетының беренче секретаре, республика хакимияте каршындагы агросәнәгать комплексының партком секретаре, "Татхлебопром" берләшмәсенең генераль директор урынбасары булып эшли. Ул ике "Почет Билгесе" ордены, медальләр белән бүләкләнгән, ТАССР Югары Советына депутат булып сайланган.
Тәүлек буе теге яки бу проблемаларны хәл итүдә эшләгән бу кешенең яраткан шөгыле була - ул шигърият ярата һәм шигырьләр язарга да вакыт таба, бәлки бу турыда күпләр белеп тә бетермидер. Газетада аның шигырьләре даими басылып тора, шуңа күрә безнең газета укучыларыбыз аның иҗаты белән таныш булырга тиеш. Быел "Радуга времени" дигән җыентыгы дөнья күрде. Сергей Ивановичның бу инде дүртенче китабы.
Шунысы кызганыч - район белән җитәкчелек иткән чорда Сергей Иванович безнең "Иҗади кунакханә"дә генә була алмады...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев