Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үз көчләренә ышанып яшиләр

Иж-Борискино авылында яшәүче Александр Берёзкинның эш-мәшәкате ел буе кимеп тормый. Хуҗалыктагы терлек-туарны карау күп вакытны ала.

Тәлгать Җамалетдинов.
"НЖ".
Берёзкиннарның гаилә фермасы шактый зур: хуҗалыкта 8 савым сыер, 4 үгез, кечкенә бозаулар, 5 дуңгыз, 7 сарык, ат, кош-кортлары бар. Аларның барысын да көн саен карап, ашатып, чистартып торырга кирәк. Никадәр мәшәкатьле булса да,алар барысына да өлгерәләр.
Мәсәлән, Александр Павловичның эш көне иртәнге биштә үк башлана һәм барысы да җайга салынган. Хуҗа кеше иртәнге ашны ашаганда, хатыны Светлана Александровна кечкенә бозаулар өчен сөт җылыта.
- Минем өчен терлек-туар карауның бер авырлыгы юк, - ди Александр Павлович. - Авылда туып-үскәч, кечкенәдән эшкә өйрәндек. Көчем җиткәндә, терлек-туар асрауны ташларга исәбем юк, авыл җире өчен ул шактый табыш китерә...
Аның сүзләре белән килешми булмый, терлекчелек ел әйләнәсендә табыш бирә торган бердәнбер тармак. Узган ел сөт сатудан Берёзкиннар 200 мең сумнан артык керем алганнар. Бозаулар, дуңгыз балаларын сатып байтак акча эшләгәннәр. Алар узган ел бу акчаларга терлекләр өчен шлактан эшләнгән блоклардан иркен абзар салганнар. Монда барысы да чын фермадагы кебек эшләнгән: суы да, уты да кергән, ана дуңгызлар һәм дуңгыз балалары өчен махсус урын ясалган, кечкенә бозаулар өчен читлекләр эшләнгән, ә сыерлар һәм үгезләрне бәйдә тоталар.
Александр Павловичның хәзерге сыерларын мул сөт бирә торган яхшы токымлы сыерларга алыштырасы килә. Ләкин андый сыерның берсе генә дә якынча 60 мең сум тора, ә аларга шундый биш баш терлек кирәк. Бу кадәр акчаны каян аласың?
- Ничек булса да тырышырбыз әле, - ди Светлана Александровна. - Ярдәмгә улыбыз һәм кызыбыз үсеп килә, зур хуҗалыкны бергәләшеп тәртиптә тоту җиңелрәк ул...
Берёзкиннар хуҗалыгында саву аппараты булса да, Светлана Александровна сыерларны кул белән савуны кулайрак күрә. Аныңча, аппарат сөтне тулысынча савып бетерә алмый, сыер җиленендә кала. Кул белән саву авыррак булса да, сыерлар өчен бу күпкә яхшырак.
Көн саен Берёзкиннар 70 килограммга якын сөт саталар. Әлегә кадәр Димитровградтан килгән сөт җыючыларга тапшырып барганнар. Ләкин бу артык мәшәкатьле булган, чөнки Александр Павловичка сөтне ат белән олы юлга чыгарып, машина килүен озак көтәргә туры килгән.
Хәзер ул Иске Рәҗәп сөт җыючысы Әнис Минсадыйков белән килешү төзегән . Эшмәкәр үзенең "Газель" машинасында сөтне өйдән килеп ала. Тик сөтнең бәясе генә бик арзан - килограммын 9 сумнан бирергә туры килә...
- Кибетләрдә пакеттагы бер литр сөт якынча 45-50 сум тора, - ди Светлана Александровна. - Аны бит өйнеке белән чагыштырып та булмый - тәме дә башка, майлылыгы да түбән. Шуңа карамастан, безнең сөтне бик арзан бәялиләр...
Яз җиткәч, Берёзкиннарның эше тагын да күбәя. Александр Павлович 10 елга 26 гектар җирне арендага алган. Узган ел бу участокта печән бик мул булган, шуңа күрә җитәрлек кадәр хуш исле печән хәзерләгәннәр. Быел да уңыш яхшы булыр дип өметләнәләр, калганын техника ярдәмендә үзләре башкарып чыгачак. Аның хуҗалыгында тәгәрмәчле ЮМЗ-6 тракторы, чапкычы, тырмасы бар. Узган ел лизинг буенча яңа трактор сатып алырга теләге булса да, аңа бирмәгәннәр, өстенлек республика фермер хуҗалыклары ассоциациясе әгъзасы булганнарга бирелә.
Ләкин ничек кенә булмасын, нинди генә проблемалар килеп тумасын, Берёзкиннар киләчәккә карап яшиләр, барысын да үзләре хәл итәргә тырышалар, ярдәм сорап йөрергә күнекмәгәннәр. Бу тырыш гаиләдә үз көчләренә, үз тырышлыкларына ышанып яшиләр.
Рәсемдә: А.Березкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шђхси хуќалыкларда