Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үз эшен намус белән башкара

Шәфиева Ләйсән, Тукай авылы. Екатериновка авылы фермеры Ленар Гыйниятуллинның эшләре соңгы елларда әйбәт бара. Ул игенчелек белән дә, терлекчелек белән дә шөгыльләнә, гаражы тулы техника, эшләр өчен кирәк булганнарның барысы да бар. Хуҗалык карамагында сөрү җирләре байтак мәйданны били һәм басуларда арыш, бодай, арпа, солы, терлек азыгы культуралары мул уңыш...

Шәфиева Ләйсән,
Тукай авылы.
Екатериновка авылы фермеры Ленар Гыйниятуллинның эшләре соңгы елларда әйбәт бара. Ул игенчелек белән дә, терлекчелек белән дә шөгыльләнә, гаражы тулы техника, эшләр өчен кирәк булганнарның барысы да бар.
Хуҗалык карамагында сөрү җирләре байтак мәйданны били һәм басуларда арыш, бодай, арпа, солы, терлек азыгы культуралары мул уңыш бирә.
Терлек азыгын ел саен мулдан әзерләгәнлектән, ул даими рәвештә терлекләрнең баш санын арттыра, хуҗалыкның ашлык саклый торган амбары, шактый зур силос базы бар. Хуҗалыкта эшләүчеләр хезмәт хакын вакытында алып торалар. Кирәк әйберне сорап кергән кешене бервакытта да борып чыгармый. Күрше авыллардан килеп эшләүчеләргә торырга урын бирә. Мин, мәсәлән, Тукай авылыннан килдем һәм миңа да яшәргә урын бирде.
Үзенең кул астында эшләүчеләргә хөрмәт белән каравы, ярдәмчел, олы йөрәкле булуы өчен халык арасында аның абруе зур. Яшь булуына карамастан, җитәкчебез үз бурычын зур җаваплылык белән башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ферма эш