Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үз бурычларын аңлап эшлиләр

Өченче көн салым органы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.

Лилия Хәлиуллина,
Россиянең ТР буенча 12 нче Районара ИФНСы җитәкчесе вазифасын башкаручы.
Россия салым хезмәтенең тарихы бай, ул Пётр 1 заманыннан ук үсә һәм камилләшә башлаган. Бүгенге көндә салым системасы дәүләт идарәсенең иң нәтиҗәле структураларының берсе, хакимиятнең ышанычлы терәге, икътисадый иминлекнең нигезе.
Безнең районара инстпекция Чистай, Яңа Чишмә, Алексеевск, Балык Бистәсе, Спас районы территорияләрендә салымнар өчен җавап бирә.
Хезмәтебезнең төп терәге - кешеләр, алар дәүләт алдындагы бурычларын намус белән башкаралар, эшнең бөтен җаваплылыгын аңлаган хезмәткәрләр.
Салым хезмәтенең башлангычын тәшкил иткән кешеләр турында аерым әйтеп үтәсем килә. Мәсәлән, Спас районында Евгения Николаевна Дёмина, Тамара Васильевна Епанешникова, Любовь Петровна Елизарова, Надежда Михайловна Алексеева, Екатерина Викторовна Хавронина, Равил Салихҗан улы Галәветдинов һәм башкалар үз бурычларын җиренә җиткереп башкардылар. Хәзерге вакытта Людмила Михайловна Исаева белән Людмила Павловна Шалашова үз эшләренә намуслы карыйлар. Алар барлык эшне дә сыйфатлы итеп, югары һөнәри осталык белән башкарып чыгарга тырышалар. Намуслы хезмәтләре, заманча салым хезмәтенең үсешенә керткән өлешләре өчен барысына да рәхмәт белдерәсем килә.
2011 елның 1 ноябренә салым органында учётта 2486 юридик зат, 1670 аерым подразделение, 4949 шәхси эшмәкәр һәм 167221 физик зат тора.
2011 елның 10 аенда Спас муниципаль районы бюджетына 60082 мең сумлык җыемнар һәм салымнар кергән. Узган ел белән чагыштырганда, бу 1025 мең сумга, яки 1,7 процентка артыграк.
Җирле бюджет күбесенчә алты салым - НДФЛ, салымның гадиләштерелгән системасы, мәҗбүри керемгә бердәм салым, бердәм авыл хуҗалыгы салымы, физик затлар милкенә салым һәм җир салымы хисабына барлыкка килә.
Салым түләүчеләр гади хакыйкатьне аңларга тиеш: районның үсеше һәм байлыгы, икенче төрле әйткәндә, барыбызның да иминлеге күбесенчә салым түләүгә бәйле. Салымнар - җирле бюджет керемнәренең төп чыганагы. Шуңа күрә аларның вакытында һәм тулы күләмдә түләнүе аеруча мөһим.
Эшебезнең төп принцибы шундый: салым органнары салым түләүчеләр өчен эшли. Салым хезмәткәрләренең бөтен тырышлыгы кешеләрнең салымны тиешенчә түләвенә юнәлдерелгән. Мәгълүмат технологияләренең үсеше дә бу эштә ярдәм итә. Бүгенге көндә салым органнары белән Интернет челтәре аша аралашкан салым түләүчеләрнең саны көннән-көн арта. Электрон элемтә чаралары дәүләт органнарының гражданнар һәм оешмалар белән электрон элемтәсе өчен яңадан-яңа мөмкинлекләр ача. Салым декларацияләрен һәм бухгалтер отчётларын бирү, мәгълүматларны электрон алыштыру - бу бик файдалы һәм уңайлы.
Эшне күңел биреп башкару, югары һөнәри осталык - безнең системада эшләүче хезмәткәрләрнең күбесе шундый сыйфатларга ия. Аларның барысына да эшләрендә уңышлар, нык сәламәтлек һәм бәхет телим. Салым түләүчеләрнең дә эшләрендә уңышлар юлдаш булсын. Салым түләүчеләр һәм салым хезмәткәрләре арасында законга нигезләнгән, дәүләт казнасын тулыландыруга юнәлдерелгән ышанычлы элемтә яшәр дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев