Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ЮНЕСКО Бөек Болгарның тарихи кыйммәтен таныды

Инде хәбәр ителгәнчә, июнь ахырында Камбоджада ЮНЕСКО Бөтендөнья Мирас комитетының 37нче сессиясе эшләде. Аннары Болгар һәм Свияжскины Бөтендөнья Мирас исемлегенә кертү турында каршылыклы хәбәрләр ишетелде. Газета хәбәрчесе бу турыда Россия делегациясе составына кергән һәм сессия эшендә катнашкан Спас районы башлыгы Камил Нугаевтан аңлатып китүен сорады.

- ЮНЕСКО составына хәзерге вакытта 195тән артык ил керә. Бөтендөнья Мирас комитеты 21 ил вәкиленнән дүрт елга сайлана. Комитетның бу составына Россия дә керде, ул быел соңгы елын эшли, киләсе елга аның составына башка илләр кертеләчәк. ЮНЕСКОда Россия Федерациясенең даими вәкиле, Бөтендөнья Мирас комитеты Рәисе Элеонора Митрофанова безнең мәсьәләне хәл итү өчен күп нәрсәләр эшләде.
Делегация составына 10нан артык кеше керде, алар арасында ТР Президенты ярдәмчесе Татьяна Ларионова, галим Рафаэль Вәлиев, ТР Мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, "Свияжск утрау-шәһәре" тарих-архитектура музей директоры Артем Силкин, шулай ук ЮНЕСКОда Россия Федерациясе вәкиле, Мәскәү галиме Игорь Маковецкий, үзенең ярдәмчеләре белән Элеонора Митрофанова да керде.
Эш бик киеренке барды. Көне буе ЮНЕСКО Комитетына кергән ил вәкилләре белән очрашулар булды. Утырышлар вакыт белән чикләнмичә, бик актив барды (утырышлар сәгать 8дә башланып, тәнәфесләр белән кичке 9га кадәр, хәтта аннан да соң беткән вакытлары булды).
Быел Россиядән Бөтендөнья Мирас исемлегенә кертү өчен Болгар гына тәкъдим ителде, ләкин фикер алышу барышында төрле каршылыклар килеп чыкты. Эш шунда, документларны тапшырганнан соң, Болгар һәм Свияжскида ИКОМОС (һәйкәлләр һәм истәлекле урыннарны саклау буенча Халыкара совет) һәм объектларның торышына бәя бирүче ЮНЕСКОның башка оешма экспертлары булып китте. Алар уңай бәя бирделәр. Тагын бәйсез экспертиза да бар, ИКОМОС аны гариза бирүче як һәм рәсми экспертлар чакырмыйча гына үткәрә. Болгар һәм Свияжскины бу сессиядә тикшерүгә кертмәү турында шушы экспертлар группасы белдерде. Тагын шунысы да ачыкланды, бу группа документлар буенча гына эшләгән, аның бер әгъзасы да Болгарда да, Свияжскида да булмаган.
Шулай итеп, бәйсез экспертлар урыннарга килеп караган экспертлар фикере белән исәпләшмәде, һәм шуңа күрә Татарстан вәкилләре мондый карар белән килешмәүләрен белдереп, ЮНЕСКО вәкилләре белән очрашу өчен Бөтендөнья Мирас комитеты вәкилләренә мөрәҗәгать итте. ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев шушы максаттан чыгып Парижга үзе барды һәм экспертлар белән очрашу барышында эшнең төп максатын аңлатып бирде. Экспертларны борынгы шәһәр территориясендә алып барылган яңа төзелешләр икеләндергән. Минтимер Шәрип улы Истәлек билгесе - ислам кабул ителгән җирдә төзелгән һәм Коръәннең шунда торырга тиешлеген аңлата. Елга вокзалын төзү дә аңлашыла, бу бинада музей урнашкан, Болгарда казып табылган кыйммәтле экспонатлар шушы музейда урын алды. Икмәк музее белән Ак мәчет тарихи валдан һәм борынгы шәһәр территориясеннән читтә урнашкан. Ә саклагыч корылмалар төзелешләрне җимерелүдән саклый. Ул вакыттагы очрашудан соң аңлашылганча, бәйсез экспертлар Болгар буенча - 21 ялгышлык, Свижск буенча 34 ялгышлык җибәргәннәр. Моннан соң ИКОМОС Болгар буенча җибәрелгән хаталарны рәсми рәвештә таныды, әмма ул барыбер эшнең барышына тәэсир итте. Ләкин карар кабул ителгән,аны бу сессиядә үзгәртергә соң иде - аның кагыйдәсе шундый. ЮНЕСКОның озак еллык тарихында булмаганча, кискен фикер алышулардан һәм тавыш бирүдән соң, Болгар буенча документларны бер ел эчендә эшләп бетереп, аны Исемлеккә кертүне алдагы, 38нче сессия каравына кертү турында карар кабул ителде, ул 2014 елда Катарда үтәчәк.
Бу мәсьәләдә безне Һиндстан вәкилләре нык яклап чыкты. Алар Болгарны хәзер үк Исемлеккә кертергә әзер дип белдерделәр, Болгарны яклап Комитет составына кергән 21 илнең 11еннән ризалык җыйдылар. Аңа Алжир, Гыйрак, Катар, гомумән, барлык гарәп илләре һәм шулай ук Сербия, Аргентина һәм башка илләр кушылды. Каршы чыгучылар арасында Швейцария, Эстония, Германия һәм Европаның башка илләре бар иде.
Әлбәттә, бу аңлашыла да. Дөнья зур, һәрбер илнең үз объектларын шушы Исемлеккә кертәсе килә һәм шуңа күрә шундый киеренке көрәш бара.
Хәзер бу исемлектә 981 һәйкәл бар. Үткән сессиядә 30 һәйкәл каралды: шуларның 19ы ЮНЕСКО Исемлегенә кертелде, 4ен, шул исәптән Болгарга кагылган документларны эшләп бетерү өчен кире җибәрделәр, 6 объектны тикшерү тагын да озак әзерлек таләп итә, 1 объект ЮНЕСКОга кертелмәде. Биредә шундый какшамас кагыйдә яши: әгәр дә Комитет объектны Исемлеккә кертмәү турында карар кабул итә икән, ил бу мөмкинлекне бөтенләй югалта. Мәсәлән, Люксембург шундый язмышка дучар булды. Свияжскига килгәндә исә, ул ЮНЕСКОның Бөтендөнья Мирас комитеты каравына 2015 елда кертеләчәк.
Безнең өчен иң мөһиме - ЮНЕСКО Болгарның тарихи яктан уникаль әһәмиятен рәсми таныды. Биредә Татьяна Петровна Ларионова һәм Минтимер Шәрип улы Шәймиев зур тырышлык куйдылар. Президент Киңәшчесе - Франциядә, Т. Ларионова Камбоджада тарихи һәйкәлләрнең әһәмиятен аңлаттылар... Бөтендөнья Мирас исемлегенә керү безгә дә күп бурычлар йөкли.
Камбоджа иле үзе ике төрле тәэсир калдырды. Шәһәрләрдә тормыш кайный, ә шәһәр читендә, кечкенә шәһәр һәм авылларда кич белән урамда түгел, өйләрдә дә ут юк. Кешеләрнең кайберләре мул яши, ә төп өлеше ярлы тормышта. Тарихи яктан алганда, бу бик бай ил. Без борынгы Ангкор шәһәрендә экскурсиядә булдык. Ул 1861 елда европалылар тарафыннан ачылган һәм хәзергә кадәр аны джунглидан "чистарталар". Ангкор-Ват шәһәр-храмына сокланмый мөмкин түгел, ул моннан мең еллар элек төзелгән. Шәһәр гаять зур мәйданны били һәм анда 1 миллион кеше яшәгән. Таш җәелгән урамнары, мәһабәт храмнары, таштан уеп ясалган Алла статуялары - болар барысы да сокландыргыч тәэсир калдыра! Ничек итеп моннан мең еллар элек, бернинди индустрия булмаган чорда, кешеләр шулай төзи алганнар... Ә цивилизацияне Непал белән сугыш юкка чыгара. Сугышлар һәрвакыт җимергеч роль уйныйлар, Камбоджадагы бу хәл - кешелеккә тагын бер сабак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев