Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәйкәлне үзгәртергә кирәкме?

Дүшәмбе көнне җәмәгать советы һәм район ветераннар советы президиумының берләштерелгән утырышы булды. Анда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек барышында тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балаларының истәлеген мәңгеләштерү турындагы мәсьәлә каралды.

Утырышка бер көн кала район хәрби комиссариаты җитәкчесе Илһам Мидхәтов хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булучылар хөрмәтенә шәһәрнең үзәк мәйданында куелган обелискны реконструкцияләү кирәклеге турындагы тәкъдим белән чыгыш ясаган иде. Чынлыкта, бу обелиск үзенең мәгънәви әһәмиятен югалтып бара. Чөнки, күптән түгел генә шул тирәдә Әфганстандагы сугышта катнашкан сугышчы-интернационалистларга һәйкәл ачылды, әлеге һәйкәл белән янәшәдә генә Чечен Республикасында конституцион тәртип урнаштыру өчен хәрби бәрелешләрдә катнашкан сугышчы-якташларыбызга һәйкәл ачылырга тиеш. Аның инде тиешле документлары, проект һәм кирәкле материаллар әзерләнә. Боларның барысын да исәпкә алганнан соң, обелискны тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балаларына багышланган мемориал итәргә кирәклеге әйтелде.

Ул мәйдандагы Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташларыбызга куелган мемориаль комплексны, Советлар Союзы Геройлары һәм Дан орденнарының тулы кавалерлары бюстлары аллеясен тагын да тулыландырачак. Шәһәргә керү юлында "Казанский обвод" һәйкәле кую планлаштырыла. Моннан тыш, сәяси репрессия корбаннары һәйкәленә дә тулы көчкә реконструкция ясала. Тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балаларының истәлеген мәңгеләштерү мөһим эшләрнең берсе. Мемориалның инде эскизлары да әзерләнә.

Утырышта катнашучылар алдында әлеге мәсьәлә буенча җәмәгать советы утырышы һәм район ветераннар советы рәисе Михаил Тюленев, район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов чыгыш ясадылар. Җәмәгать советы һәм ветераннар советы президиумы әлеге идеяне хуплады. Дөрес, фикер алышулар барышында төрле сораулар туды. Шуңа күрә әлеге мәсьәләгә карата кешеләр үз теләк-фикерләрен район газетасы аша да җиткерә алачак.

Газета укучыларга мөрәҗәгать итеп, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балаларының истәлеген мәңгеләштерүгә кагылышлы фикерләрегезне, теләк-тәкъдимнәрегезне безгә дә язып җибәрүегезне үтенәбез. Хатларыгызны "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") газетасы редакциясенә һәм район сайтына юллый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җәмәгать советы утырышы һәйкәлләр