Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Язны каршылап

Гөлсинә Габделвәлиева, Чәчәкле авылы. Нәүрүз - төрки халыкларның кышны озату, язны каршылау бәйрәме. Март аеның соңгы шимбәсендә Чәчәкле һәм Йолдыз авылы халкы Мәдәният йортына "Нәүрүз" бәйрәменә җыелды. Быел кыш тиз генә китәргә уйламады, көннәр җылытып, бер-ике көн гөрләп ташулар акты да, яңадан чын кыш килде. Табигатькә указ биреп булмый, һәр...

Гөлсинә Габделвәлиева,
Чәчәкле авылы.
Нәүрүз - төрки халыкларның кышны озату, язны каршылау бәйрәме. Март аеның соңгы шимбәсендә Чәчәкле һәм Йолдыз авылы халкы Мәдәният йортына "Нәүрүз" бәйрәменә җыелды.
Быел кыш тиз генә китәргә уйламады, көннәр җылытып, бер-ике көн гөрләп ташулар акты да, яңадан чын кыш килде. Табигатькә указ биреп булмый, һәр нәрсәнең үз вакыты, үз тәртибе бар.
Көн салкын булу сәбәпле, бәйрәмне Мәдәният йортының фойесында үткәрү өчен бүлмәне чәчәкле гөлләр, милли чигешле кызыл башлы сөлгеләр, аллы-гөлле матур шарлар белән бизәделәр. Өстәлләрдә шаулап самавырлар кайнап тора һәм табын милли ризыклары белән үзенә тартып торды, матур милли көйләр бәйрәмгә ямь өстәде.
Алып баручылар, мәдәният хезмәткәрләре Гөлфия Сабирова һәм Рузалия Миндубаева кунакларны бәйрәм белән котлап, яз гүзәле Нәүрүзбикәне ипи-тоз белән каршы алдылар. Менә Кыш бабай бүлмәгә ачуланып килеп керде. Ул, монда нигә җыелдыгыз, сезгә кем рөхсәт бирде, минем йортыма кем хуҗа булды, дип ачуланды. Аңа "Нәүрүз" килүен, аны каршылавыбызны әйттеләр. Кыш бабай бирешергә теләмәде, Нәүрүзбикәгә үзенең өч шартын җиткерде, ярышырга тәкъдим итте. Ләкин ярышларда Яз кызы җиңеп чыкты һәм Кыш бабай бәйрәмне ташлап чыгып китте, үзенең салкын котыбына юл тотты.
Җыр-бию, төрле уеннар, ярышлар белән дәвам итте. Аннары кунакларны табын янына чакырдылар, кайнар коймак һәм тәмле чәй белән сыйладылар. Җирле мәктәпнең аш пешерүчеләре Суфия Фәйзиева белән Гөлфия Муллаярова пешергән яз бәйрәме коймаклары бигрәк тәмле булды.
Кунаклар бәйрәмне оештыручыларга, пешекчеләргә, иганәчеләр Кыямовлар, Җамалетдиновлар гаиләсенә, Насыйбуллина Халидә апага һәм башкаларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Олысы да, кечесе дә күңел ачты, рәхәтләнеп ял итте.
Хәерле яз, мул уңышлы җәй килсен, дип телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев