Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Язгы ташулар башланды

Язгы ташу сулары кешеләргә өстәмә мәшәкатьләр генә түгел, кайбер вакытта зур куркыныч та алып килә.

Владимир САВЕЛЬЕВ,
Спас янгын сагы гарнизоны җитәкчесе.
Көннәр кисәк җылытып җибәреп, яңгыр явып үткәнлектән, быелгы язда боз өсте үзенең ныклыгын гадәттәгедән иртәрәк югалтты. Язгы ташу елга, күл, буа кебек су буенда яшәүчеләргә бигрәк тә зур мәшәкатьләр тудыра. Кыш көне боз өстендәге сукмактан йөреп күнеккән кешеләр язгы бозның никадәр куркыныч тудыруы турында оныталар. Беренче карашка боз калын, ышанычлы кебек. Ләкин бу алай түгел. Юкка гына, язгы боз ястык калынлыгы булса да ышанма, дип әйтмәгәннәрдер. Яз көне боз өстеннән йөрү бик куркыныч, чөнки боз ватылып, кеше шунда ук батарга мөмкин. Әгәр чыгарга туры килсә, куелган билгеләргә игътибар итәргә, боз өстенә салынган махсус басмалардан файдаланырга кирәк. Бозның тикшерелмәгән ягына чыгарга ярамый, моның никадәр куркыныч булын аңлавы кыен түгел.
Күп кеше биек яр буеннан боз киткәнен карарга ярата. Әлбәттә, моны карап торуы күңелле, ләкин кайвакыт су агымы яр кырыйларын ашый һәм ул көтмәгәндә ишелеп төшәргә мөмкин. Мондый урыннарда бик сак булыгыз.
Бигрәк тә балалар язгы су буйларында уйнарга ярата һәм бәхетсезлек очраклары күбрәк алар белән килеп чыга. Елга, күл яннарында уйнап, аккан боз өстенә дә кереп китәләр. Мондый хәлләрне күрәсез икән, шунда ук тыярга кирәк. Бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен ата-аналар, укытучылар алдан ук балалар алдында аңлату эшләре алып барырга, аларны кисәтеп куярга тиеш.
Өлкән класс укучылары да бу эштән читтә калмасыннар, чөнки алар боз киткәндә үзеңне ничек тотарга тиешлеген балаларга яхшылап аңлата алалар.
Суга батучыны күрсәгез беренче чиратта яныгызда нәрсә бар, шуның белән ярдәмгә ашыгыгыз, көймә, шлюпка, коткару кругы яки йөзгеч кебек әйберләр булса, бигрәк тә әйбәт. Бәлагә таручыга ярдәм итү өчен, мәсәлән, бау бәйләп баскыч, такта кисәкләре, эскәмия һәм башка йөзә торган әйберләр ташларга мөмкин. Әлбәттә, монда хәлгә карап эш итәргә туры килә, ләкин югалып калмаска, бер минутны да әрәм итмичә ярдәмгә чакырырга, башка төрле чаралар күрергә кирәк.
Суга батып, бәлагә таручыга ярдәм итү-изге эшләрнең берсе. Ләкин куркыныч хәлләр булмый калса бигрәк тә әйбәт, шуңа күрә язгы ташу вакытында бик сак булырга, үзеңне дә, башкаларны да бәхетсезлекләрдән сакларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев