Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Яшүсмергә ничек ярдәм итәргә?

    Җәмгыятьтә барган үзгәрешләр олыларда гына түгел, яшүсмерләрдә дә эмоциональ-психологик киеренкелек тудыра. Моны ничек җиңеп чыгарга?

    Людмила Ермилова,
    район педиатры.
    Эмоциональ-психологик халәтнең бозылуы яшьләрнең нормаль аралашуына, укуына һәм киләчәк тормышына комачаулый торган төрле неврозлар барлыкка китерә. Егетләр һәм кызларның сәламәтлегендә һәм психологик үсешендә тагын да җитди проблемалар килеп чыга - конфликтка керү, бер сәбәпсез кешегә ышанмау, үпкәләүчәнлек, үз хисләренә бик тирән кереп бату (аутизм), сөйләм дефектлары (тотлыгу), үзенең тышкы кыяфәте матур булмавын авыр кичерү һәм башкалар.
    Социаль яктан өлгергән булу өчен еш кына яшүсмердән күп тырышлык таләп ителә, чөнки ул килеп чыккан авыр хәлләрдә үзен ничек тотарга кирәклеген белми, үзенең кичерешләрен бәйдә тота алмый. Моннан тыш, ул бәйсез, мөстәкыйль булырга, бу дөньяда үз урынын табарга тели.
    Күчеш чоры - эмоциональ яктан бик киеренке вакыт. Теләсә нинди көчле хисләр эмоциональ уңышсызлыклар һәм кризис тудырырга мөмкин. Күзәтүләргә караганда, соңгы елларда 14 - 15 яшьлек үсмерләрнең үлемнән, әти-әниләрен югалтудан, сугыштан, табигать көчләре китергән бәла-казадан курку хисе 2 - 3 тапкыр арткан. Бу, һичшиксез, социаль киеренкелекнең үсеше, тормышта тотрыклылыкның булмавы белән бәйле. Телевизор экранында көчләү фактларының артык күп күрсәтелүе дә үзенең йогынтысын ясый.
    Ялгызлык - яшүсмерне борчыган төп проблемаларның берсе. Аның психикага тискәре йогынтысы нәтиҗәсендә әкренләп үз-үзенә ышанмаучылык, хәвефләнү, ата-аналары һәм дуслары өчен үзенең кирәк булмавын тою хисе арта, килеп чыккан проблемаларны хәл итү авыр була башлый. Алар "рәнҗетелгән", "аңлап бетерелмәгән" кеше халәтенә бик тиз кереп, авыр хәлдән чыгу юлын эзлиләр, хәтта бернәрсә янамаган очракта да каршы тору реакцияләрен күрсәтәләр һәм агрессив рәвештә үзләрен "якларга" әзер торалар. Еш кына баланың невротик проблемалары иң якын кешесе - әнисенә бәйле. Ананың эмоциональ салкынлыгы, читләшүе балада психологик кичерешнең сәбәпчесе булып тора.
    Бер яктан, ата-ана белән тыгыз эмоцияль элемтә, ә икенче яктан, яшьтәшләре арасында абруй казану, мөстәкыйль булу хисе дә яшүсмернең невротикка әйләнүенә сәбәпче булырга мөмкин. Ә бу исә яшүсмер үзенең халәтен тиз генә яхшырту өчен нәрсә дә булса кабул итүне китереп чыгарырга мөмкин. Шулай итеп, яшьләрнең алкоголь һәм наркотикларны бик иртә куллана башлау куркынычы туа.
    Авыр хәлдә калган яшүсмергә ничек ярдәм итәргә? Иң мөмһиме - психотроп матдәләр куллана башларга ярамый. Үз-үзен үтерү очракларына анализ ясау өлкәннәр өчен проблеманы күрү һәм яшүсмерне аңлау бик мөһим булуын күрсәтә. Гаиләдәге мөнәсәбәтләр бу очракта беренче урынга чыга. Бала үзен яратуларын тоярга, туган йорты барлыгын белеп яшәргә тиеш.
    Шуңа күрә мин ата-аналарга балаларыгызны тыңларга, аңларга өйрәнегез, аларның проблемалары белән яшәргә тырышыгыз, ә иң мөһиме - аларны яратыгыз, дип әйтәм. Шулай итсәгез, гаиләләрегез дә тыныч һәм имин булыр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: