Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Яшәү яме чәчәкләрдә кебек…

    Шәһәрдә яшәүче Виктория Савинова бакча һәм ишегалды тутырып чәчәкләр үстерә. Иртә яздан моңсу көзгә кадәр балкып, тирә-якка нур чәчеп утыручы чәчәкләр һәркем күңелендә соклану уята. Аеруча роза чәчәкләре матур була.

    Ирина ТЕЛИЦЫНА

    Виктория Викторовна төрле төстәге петунья чәчәкләре орлыгын февраль аенда, кечерәк савытларда алдан ук җылытып куйган туфракка чәчә. Җылы язлар җиткәндә алар чәчәккә бөреләнә. Табигатьнең тернәкләнә башлаган мәлендә йорт стенасы буйлап бәрхе чәчәкләре күтәрелеп чыга. Бакчаның бер чатында, барысына да күз-колак булыйм, дигәндәй, зур жасмин куагы үсеп утыра. Йорт каршындагы бакчада исә мәйданның күпчелек өлешен розалар биләп тора. Савиновларның иң яратканы - әнә шул розалар. Үрмәләп, куак булып үсә торганнары да бар. Букет ясау өчен махсус сорт та үстерәләр. Күз явын алырлык җете кызыл, бераз алсу төстәге розалар тиз шиңми. Шуңа күрә сорап килүчеләр дә бар.

    Савиновлар чәчәкләргә гадәттә кое суы сибәләр. Йорт хуҗасы Андрей Ильич коеның өске өлешен нарат бүрәнәләреннән ясаган, ә менә эченә тимер бак урнаштырган. Матур һәм җайлы килеп чыккан.

    Савиновларның җыйнак ишегалдындагы яшеллеккә дә игътибар итми мөмкин түгел. Декоратив сирень куагы матур гына үсеп утыра, койманы үрмәле гөлләр бизи.

    Савиновларның зур бакчасы да үзенчәлекле итеп бизәлгән. Биредә чәчәкләр, декоратив һәм җиләк-җимеш куаклары, шул исәптән алмагач, груша, төрле сорттагы виноград һәм яшелчәләр үстерәләр. Андрей Ильич арган вакытларда ял итү, биредәге хозурлыкка карап соулану өчен җыйнак кына утыргыч та ясап куйган. Бераз читтәрәк арканы терәп утыра торган иркен утыргыч тора. Янәшәдә генә матур савытта сары бегония балкып утыра. Савиновлар бакчасында кыргый виноград та үсә. Кипарислар төркеменә керә торган агачны да күрергә була. Аны икенче төрле туя агачы дип йөртәләр. Туяның төрләре дә күп була икән. Мәсәлән, кайберсенең яфраклары җепсыман була. Артык биек үсми икән мондый агачлар. Кышкы суыкларга бик чыдам, җәйге кызуны җиңел кичерә алуы белән аерылып тора бу агачлар.

    Күптән түгел Виктория Викторовна зәңгәр, гадәти чыршы һәм нарат утырткан. Нараттан, мәсәлән, бонсай ясарга җыена. Моның өчен бераз үскән наратның өске өлешен кисеп алырга кирәк. Ылыслы агачлар янәшәсендә тирә-якка пионнар хуш ис таратып утыра, эре таҗлы ромашкалар, кыңгырау, чалмабаш, хризантема, флокс һәм башка чәчәкләр үсә. Бакчада шулай ук гортензия дә бар. Монысы да бик матур. Гомумән, Савиновларның бакчасы җәйге чорда төсләр балкышын хәтерләтә, бу матурлыкка караган саен карыйсы гына килеп тора.

    Өлгергән виноград тәлгәшләренә күз төшерү белән авызга сулар килә. Савиновларның ак, шәраб ясаганда куллана торган, мускат һәм бераз озынчарак формадагы сортлары бар икән. Шулар арасыннан иң эресе -Лора сорты. Җимеше шулкадәр тәмле һәм сәламәтлек өчен файдалы. Тирә-якка таралып үскән виноград куаклары да бакчага үзенчә ямь өсти. Виктория Викторовна белән Андрей Ильичның күп вакыты шушы бакчада үтә, шуңа күрә мондагы матурлык һәм тәртипне саклау өчен күп тырышырга туры килә. Бакча уртасына җәйге таган ясау өчен дә урын әзерләп куйганнар. Киләсе елның язында Казандагы кибетләрнең берсеннән таган сатып алырга җыеналар. Матур, җайлы булсынга, үзләренә булсын, дип тырышалар алар.

    Савиновларның бакчасы яздан көзгә кадәр чәчәккә күмелеп утыра. Виктория Викторовна Мәскәү һәм Чиләбе өлкәсендәге питомниклардагы яңалыклар белән махсус каталогтан танышып бара. Елга ике тапкыр Казанда уздырылучы чәчәкләр күргәзмәсенә бару җаен да таба. Аннан һәрвакыт зур тәэсирләр белән кайта.

    Виктория Викторовна үзенең бакчасы, кышлыкка нинди варенье кайнатуы, ничә банка кыяр һәм помидор тозлавы, салатлар пешерүе, түтәлләрдән никадәр суган үстереп алуы турында сәгатьләр буе сөйли ала. Үзеңне кызыксындырган берәр сорау бирсәң, аны сөйләвеннән тиз генә туктатырмын димә. Бакчасында кәбестә, кишер, чөгендер һәм башка яшелчәләр өлгереп килә. Аларны да җыеп тиешенчә эшкәртәсе бар. Кышын барысы да кирәк булачак. Виктория Викторовна тумышы белән Казаннан булса да, бакча эшен, төрле яшелчәләр үстерергә бик ярата. Ире белән гөмбә җыярга да йөриләр, буш вакытта балык тотарга яраталар. Атап әйткәндә, Савиновлар вакытның кадерен белеп яшиләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: